Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Безнен яналыклар
Кошлар көне
Опубликовано: 01.04.20261 нче апрель «Кошлар көне» уңаеннан бакчабызда кызыклы һәм тәрбияви чара узды. Бу көн балаларга кошларның табигатьтәге әһәмиятен, аларны кайгырту һәм саклау кирәклеген аңлату максатыннан оештырылды. Тәрбиячеләр балаларга күчмә кошларның туган якларына әйләнеп кайтуы, аларның оя коруы һәм матур сайравы турында кызыклы фактлар сөйләде. Балалар «Нинди кошларны беләсез?», «Алар ничек яши?» кебек сорауларга җавап бирделәр, кошлар темасына бәйләнешле уеннар уйнап, җырлар җырладылар. Көннең иң матур мизгеле – кошларга җим салу булды. Балалар әти-әниләре белән берлектә әзерләгән икмәк, ярма һәм май кисәкләрен бакча территориясендәге җимлекләргә салдылар. Мондый чаралар балаларда табигатькә сакчыл караш, зирәклек һәм дуслык хисе тәрбияли. «Кошлар – безнең дуслар! Без аларны һәрвакыт сакларга бурычлыбыз.
К списку новостей





