Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Безнен яналыклар
“Карга боткасы”/“Грачиная каша”
Опубликовано: 03.04.2025“Карга боткасы” - татар халкының мәҗүси чордан калган бик борынгы бәйрәме. Элек бабаларыбыз язны канат очларында кара каргалар алып килә дип ышанганнар. Каргаларга рәхмәт йөзеннән, карлар эреп җирләп ачылгач, өй саен сый җыеп, елга, күл буйларында бергәләп ботка пешереп, уеннар уйнап күңел ачканнар. Беренче кашык ботканы уңыш сорап – Җир анага, икенчесен яңгыр сорап – суга, өченчесен – күккә биргәннәр. Үзләре дә ашаган, каргалар да өлешсез калмаган – ботка белән сыйланган
Балаларны халкыбыз тарихы, йолалары белән таныштыру максатыннан, безнең балалар бакчасында бу бәйрәм ел саен билгеләп үтелә. Быел ул әти-әниләр белән берлектә узды.
Балалар бәйрәмне яз, кошлар турында җырлар җырлап башлап җибәрделәр. Әби белән бабай балаларга сый өләштеләр, “Таяк белән күкәй тәгәрәтү”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Аркан тартышу” кебек халык уеннары уйналды, биюләр дә булды.
Бәйрәмебезгә кунакка рогаткалы шук малай Шәвәли ролендә мәдәният йорты хезмәткәре Гыймадиева Алинә Данил кызы килгән иде. Аның мисалында балалар кошларның файдалы булуын, аларны рәнҗетергә һәм куркытырга ярамавын тагын бер кат искә төшерделәр.
Уйнап, җырлап алганнан соң, хуш исле ботка һәм кайнар чәй бигрәк тәмле инде. Балалар һәм әти-әниләр бәйрәмнән яхшы кәеф алып, үзләренә рухи көч өстәп кайтып киттеләр. Матур традицияләребез дәвам итсен, халкыбыз мирасы онытылмасын дигән теләктә калабыз.
“Грачиная каша” – древний языческий праздник татарского народа. Раньше люди думали, что весну приносят грачи на своих крыльях. В честь них у реки варили кашу, играли. Первую порцию посвящали Матушке земле, вторую – воде. Сами угощались и оставляли кашу грачам.
С целью ознакомления воспитанников с татарской культурой и обычаями, этот праздник в нашем детском саду проводится каждый год. В этом году он прошёл совместно с родителями.
Праздник начался с песнями детей про весну, про птичек. Персонажи Бабушка и дедушка дали детям гостинцы и играли с ними в народные игры.
Роль мальчика с рогаткой играла сотрудница дома культуры Гимадиева Алина Данилевна.
После игр и веселья каша и горячий чай бывает особенно всусным. Воспитанники и родители от праздника унесли позитивное настроение.
К списку новостей