Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Безнен яналыклар
Юбилеең белән, "Йолдыз"!
Опубликовано: 20.12.2024Быел Ямаширмә авылында балалар бакчасы ачылуга – 55, яңа бинага күчүгә – 10 ел тулды. 20нче декабрьдә "Йолдыз" балалар бакчасы шушы матур юбилейны билгеләп үтте. Бу көнне бакчабыз үзендә дәрәҗәле кунаклар: Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире , филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы – Мифтахетдинова Надия Равил кызы, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Сәлимә Фәндүс кызы Юнысова, мәктәпкәчә белем бирү методисты Рамилә Гомәр кызы Габдрахманова, Бөтенрәсәй мәгариф эшчеләре профсоюзының Биектау территориаль оешмасы җитәкчесе Сабирова Эльза Юрьевна, Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Мөхтәров Фәнил Камил улы, мәдәният йорты директоры Фәргать Фәрит улы, мәктәп директоры Ленар Каюм улы Сафиуллин һ.б. котлауларын кабул итте. Ветеран хезмәткәрләр-остазларыбыз: Сәмигуллина Галиябану Әдһәм кызы, Нургалиева Гөлзада Ибраһим кызы, Гайнетдинова Лилия Миннур кызы, Әхмәтова Разия Борхан кызы, Гарипова Гөлсинә Сәет кызы бәйрәмнең күрке булды. Бәйрәмдә бакчабыз тарихына күз салып, аның авыр шартларда эшли башлавын сөйләп, беренче ачылган көннәрдә эшләгән мөдирләр Хәйруллина Маһинур Кәлимулла кызы, Гайнетдинова Дания Басыйр кызы, беренче тәрбиячесе Фәхретдинова (Солтанова) Зөлфирә Фәтхел кызын ихтирам белән искә алдык.
Юбилеең котлы булсын, яраткан бакчабыз! Киләчәктә дә сабыйларның шат авазларына күмелеп, йолдыздай балкып, яңа үрләр яулап, гөрләп эшләргә язсын!
К списку новостей