Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Безнен яналыклар
"Карга боткасы"
Опубликовано: 28.03.2024Балаларны татар гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан бүген бакчабызда «Карга боткасы» бәйрәме узды. "Карга боткасы" язгы бәйрәмнәр арасында иң популяр бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Ул март азагында уздырыла.
Безнең бакча балалары бу бәйрәмне бик яраталар һәм көтеп алалар. Бәйрәмебезне ,матур шигырьләре белән , бакчабызның уртанчы төркеменә йөрүче балалар башлап җибәрделәр. Әби булып киенеп килгән тәрбияче апалары, бәйрәмебезнең кунагы булып, балалар белән биеде, җырлар җырлады, балаларга төрле мавыктыргыч, күңелле уеннар уйнатты. Кара каргаларның бәйрәмгә “ очып килүләре” дә бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде, алар үзләренең матур биюләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәм барышында балалар “Гөлбану”, “Тамчы гөл”, “Мәликә”, “Алтын капка”, “Кошлар һәм машиналар” җырлы-биюле уеннарын уйнадылар. Җырлап- биеп күңел ачкач Әби балаларны “карга боткасы” н пешерү тарихы белән таныштырды. Элек ярма, йомырка, май, сөт алып авылның кардан ачылган су буйларына, тау битләренә җыелганнар һәм казан асып ботка пешегәннәрен әйтеп узды. Бәйрәм узгач балалар тәмле коймаклардан авыз иттеләр.
К списку новостей