Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Безнен яналыклар
Әтием белән бергә
Опубликовано: 22.02.2017
Бәйрәм кичәсендә туган телендә сөйләшә белмәгән малай белән Акбайга балалар туган телебездә-татар телендә мәкальләр, шигырьләр сөйләделәр, татар халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәмнең беренче өлеше Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын әти, дәү әти, абыйлар белән бергә җырлап тәмамланды.
Бәйрәмебезнең икенче өлеше Туган телебезне саклаучы, яклаучы әтиләребезгә, дәү әтиләребезгә, абыйларыбызга багышланды. Алар белән: “Самолет яса”, “Кем җитезрәк?”, “Күпер төзү”, “Бензин салу”, “Диңгездә сәяхәт” уеннарын уйнадык. Балалар әтиләре өчен җанатып кул чаптылар. Алар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әтиләре үрнәгендә үсүче егетләребез “Батырлар” биюен башкарып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Нинди милләттән булуга карамастан, балалар дус-тату, бердәм булып яшәргә һәм үз телеңне – татар телен онытмаска, якларга, сакларга кирәклеген аңладылар.
К списку новостей