Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Безнен яналыклар
Уртанчылар төркемендә рус теле атналыгы
Опубликовано: 03.02.2017
Атналыкны балалар белән рус милли бизәкләре белән таныштырудан башлап җибәрдек. Милли бизәкләр сурәтләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырып алар белән таныштылыр, шул бизәкләрнең буягычларын буядылар. Гжель, хохлома, городец, мезенская роспись иң киң таралган бизәкләр. Көнкүрештә рус халкы кубрәк шушы бизәкләрне кулланналар икән.Шулай ук рус халкының иң киң таралаган уенчыгы – матрешка турында белгәннәрен сөйләделәр.
Атна дәвамында әти – әниләр дә бу эштән читтә калмады. Төрле кул эшләре ясадылар. Рус әкиятләре персонажларын, рус халык табак – савытларын да, шулай ук төрле такталарга, тәлинкәләргә рус халык бизәкләрен төшереп ясадылар.
Рус халык уеннары да читтә калмады. “Горелки”, “Утка - гусь”, “Колпачок” уеннары белән таныштылар. Бу уеннар балаларга бик ошады, бик күңелле итеп уйнадылар. Узләре белгән рус әкиятләрен тагын бер кат искә төшереп , рус халык әкиятләре турында әңгәмәләр үткәрдек.
Рәсем шөгылендә дымка уенчыгын рәсем битенә төшереп ясадылар. Дымка уенчыклары турында күбрәк белделәр.
Шулай ук рус халкының милли ашлары турында әңгәмә үткәрдек. Нинди ризыклар пешергәннәрен белделәр, бер- берсен кунакка чакырып уйнадылар.Атна ахырында йомгаклау чарасы итеп күңелле бәйрәм уткәрелде. Балалар рус халык уеннарын уйнап, җырлап биеп күңел ачтылар.
К списку новостей