муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 35 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Хәерле юл сезгә, укучылар! 30.06.2017
Мәктәбебездә бүген чыгарылыш кичәсе булды. 9 сыйныфтан 9 укучы, 11 сыйныфтан 5 укучыбыз бүген мәктәп белән хушлашты.Аларны алда мөстәкыйль тормыш көтә. Без аларга теләгән уку йортларына кереп, укуларын дәвам итүләрен телибез. Юлыгызга ак җәймәләр, кадерле балалар!
-
Хәтер көне 22.06.2017
Бүген бөтен дөнья хәтер көнен билгеләп үтә. 1941 елның нәкъ шушы көнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Без дә укучылар белән берлектә Суыксу авылы җирлегеннән сугышта һәлак булган каһарманнарны, җиңү алып кайткан ветераннары искә алырга һәйкәл янына җыедык. Алар истәлегенә чәчәкләр куйдык, солдатка язган хатларны укыдык.
-
1 июнь- Балаларны яклау көне 01.06.2017
1 июнь-Балаларны саклау көне уңаеннан балалар сабантуе үткәрелде. Укучылар рәхәтләнеп спорт уеннарында катнаштылар.
-
Яңгырады соңгы кыңгырау! 25.05.2017
Бүген 9,11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Алда аларны экзаменнар көтә. Зур уңышлар сезгә укучылар.
-
Экзамен 17.05.2017
11 сыйныф укучылары бүген татар теленнән изложение яздылар
-
Һөнәри юнәлеш 16.05.2017
7-11 сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш буенча мобиль тикшерү үттеләр.
-
Бөек Җиңү көне 08.05.2017
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара бик эчтәлекле булды. Укучыларыбыз тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына сугыш темасын яктырткан сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр.
-
Барыбыз да өмәгә! 29.04.2017
Шимбә көнне барыбызда өмәгә чыктык. Һәйкәл тирәсен, ишегалларын ялт иттердек. Барлык укучылар да бик тырышып эшләделәр.
-
Язлар сине безгә бүләк итте 26.04.2017
26 апрель- Габдулла Тукай туган көнендә мәктәбебездә "Язлар сине безгә бүләк итте"-дигән тема астында әдәби-музыкаль кичә булып узды. Гүзәл Нурисламовна җитәкчелегендә оештырылган бу кичә бик эчтәлекле мавыктыргыч булды.
-
Җир көне 22.04.2017
Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Безнең мәктәптә дә ел саен бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелә.