муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117
-
17 февраль көнне укучыларыбыз җыр клибына төштеләр. 18.02.2013

17 февраль көнне 2-5 сыйныф укучылары җыр клибына төштеләр. "Казан егетләре" белән берлектә эшләү укучыларыбыз өчен зур дәрәҗә булды.
-
Хоккей буенча турнир 18.02.2013

-
15 февраль- Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне 15.02.2013

-
Шорт-трэк бәйгесе 14.02.2013

14 нче февраль көнне мәктәп күләмендә шорт-трэк буенча ярыш булып узды. Һәр сыйныфтан тимераякта оста шуучы егетләр һәм кызлар көч сынаштылар.
-
Муса Җәлилнең туган көнен искә алу 14.02.2013

14 нче февраль көнне актлар залында Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды. Кичәдә кадет класслары аның иҗаты буенча көч сынаштылар. "Дулкыннар"командасы да, "Кызыл ромашка" командасы да Муса Җәлилнең иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Кадет класслары конкурсында безнекеләр 2 нче урынны яуладылар.Молодцы кадетлар !!! 06.02.2013

-
"Биектау хәбәрләре" яза 06.02.2013

Укытучы, оештыручы, җитәкче, кадерле ир, әти һәм яшь дәү әти. Бу төшенчәләрнең барысын да үзенә туплаган шәхес – Суыксу мәктәбенең элеккеге директоры Гарипов Рафаэль Насыйх улы.
Гарипов Рафаэль 1963 елның 6 февралендә Суыксу авылында Насыйх абый белән Кәримә апаның тугызынчы балалары булып дөньяга килә. Балачагы шул ук авылда үтә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый һәм Казан педагогика училищесына укырга керә. Анда дүрт ел белем алгач, укуын педагогика институтының математика бүлегендә дәвам итә. Яшь булуына карамастан, аның тормыштагы мөһим карарларны бик җитез, зирәк акыл белән кабул итә белүе шул вакытта ук ачык күренә. Институтта укыганда аны армиягә алалар. Ул киләчәкне күздә тотып, армия хезмәте белән институтта белем алуны бер үк вакытта башкара.
Хезмәт юлын Рафаэль Насыйх улы 1982 нче елда Бәксәр мәктәбендә башлап җибәрә. 1984 елда Чуваш Иле мәктәбендә математика фәнен укытырга күчә. Туган авылын, аның халкын яратканга, 1985 елда Суыксу сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы булып кайта. Төпчек улларының төп нигезгә кайтуына әти-әнисе бик шатлана.
Яшь, энергияле белгеч туган мәктәбенең серле дә, авыр да, тынгысыз да дөньясына кереп чума. Һөнәри осталыгын, хезмәтенә бирелгәнлеген, балаларны яратуын, максатка омтылучанлыгын кү-реп алган остазлары аның кандидатурасын 1987 елда Суыксу мәктәбенең директоры вазифасына тәкъдим итәләр. Шул ук елны ул, үзенең тиң яры Фәнияне табып, гаилә корып җибәрә.
Рафаэль Насыйхович гомеренең 25 елын җитәкче булды. Чыннан да бу болгавыр заманда җи-тәкче булып эшләү җиңел булмагандыр. Ул мәктәп белән җитәкчелек итә башлаганнан бирле шактый гына төзелеш эшләре башкарылды: мәктәпкә янкорма төзелде, аның әйләнә-тирәсе койма белән әйләндереп алынды, пластик тәрә-зәләр, матур ишекләр куелды. Эш барышында спонсорлар таба белүе дә мәктәпне үстерүдә зур ярдәм итте. Бик тынгысыз, алны-ялны белми эшли торган кеше ул. Көн дими, төн дими, аның телефоны бер генә минутка да тынып тормый: кемгәдер ярдәм, кемгәдер киңәш кирәк. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан ул берәүнең дә үтенечен, гозерен игътибарсыз калдырмый. Кешеләрне тыңлый белә, үзенең фикерен әйтә, киңәшен бирә.
Рафаэль Насыйх улы оста һәм таләпчән җитәкче булуы нәтиҗәсендә коллективка да шундый ук кешеләрне туплады. Коллективыбыз – дус һәм тату. Нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да, аны чишү юлларын күмәкләшеп таба беләбез. Шуңа күрә район, республика бәйгеләрендә укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз призлы урыннар яулыйлар, җиңеп чыгалар.
Мәктәп туган авылдан башка яши алмый. Авылыбыз турында кайгыртып, аның киләчәген күздә тотып, Рафаэль Насыйх улы туган җирлектә дә күп кенә эшләр башкара. Чишмәләрне чистарттыру, һәйкәл, зират тирәләрен карауны оештыра. 1996 нчы елда Суыксу авылының нәкъ уртасында, нур өстенә нур булып, мәчет төзелүе дә аның тырышлыгы белән башкарылды. Авыл халкы аңа моның өчен бик рәхмәтле. Табигатьне чын күңелдән яратуы, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белүе, үзенең өй тирәсен генә түгел, мәктәп, һәйкәл, мәчет, спортзал әйләнәсен дә иртә яздан көзгә кадәр шау чәчәккә күмә белүе дә оста тәрбия методы булып тора. Этажларга бүленгән мәктәп бакчасында да мул уңыш җыеп алырлык итеп эшне оештыра алуы күпләрне гаҗәпләндерәдер.
Р. Гарипов – гаилә җанлы ир дә әле. Тормыш иптәше белән ике егет тәр-бияләп үстерделәр, хәзер оныкларын да үстерергә булышалар. Олы уллары Ирек югары белем алып, хәзергесе вакытта Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсендә эшли. Тормыш иптәше Алсу белән кечкенә кызлары Ләйләне үстерәләр. Кече уллары Рушан Ватан алдында изге бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Педагогика университетында “Информатика һәм исәпләү техникасы” белгечлеге буенча белем алды. Магистратураны тәмамлады. Рушан “ТАСМА” берләшмәсендә инженер-программист. Тормыш иптәше Азалия белән Казан шәһәрендә яшиләр.
Кайчан карама, Рафаэль Насыйхович йортында кунаклар була. Әйе, туганнары, дуслары күп аның. Ул үзе дә әле кияү. Әтнә районында яшәүче Фә-гыйлә апаны (Фәния ханымның әнисе) ул үз әниседәй күрә. Бу аның ике якны да тигез күрә белүен, кайгыртучан кияү булуын дәлилли. Фәния ханым да, Рафаэль абый да күп балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән кешеләр. Шуңа күрә төп нигезгә кайтучылар да күп. Кайткан һәр кешене ачык йөз, тәмле сый-хөрмәт белән каршы алу аларның гаиләсе өчен гадәти хәл. Гаилә соңгы елларда тагын да ишәйде: кода-кодагыйлар, яңа туган-тумачалар килеп кушылды. Алар белән дә гаилә башлыгы дус-тату яши.
Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек. Менә бу ел Рафаэль Насыйх улының юбилейлы елы. Ярты гасыр гомер узып та китте. Туган авылына хезмәт итүенә 30 ел. Эш дәверендә ул “Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы” исеме, ТР Мәгариф министрлыгы, Биектау районы администрациясе, район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмаларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән кеше. Ә тормышта әнисе өчен – акыллы, тәртипле ул, хатынына – ышанычлы ир, балаларына, оныкларына – кадерле һәм сөекле әти, дәү әти.
Хөрмәтле коллегабыз Гарипов Рафаэль Насыйх улы 50 яшьлек юбилеен каршылый. Аның әле көче-куәте, энергиясе ташып тора, гаиләсенә, балаларына, оныгына, туачак оныкларына файдалы булып яшәү теләге зур. Киләчәктә дә яраткан хезмәтен уңышлы дәвам итүен, укучыларының күңелләрендә кадерле, сөйкемле, ихтирамга лаеклы кеше булып саклануын, сәламәтлегенең корычтай нык булуын, гаилә бәхете, һаман да шулай мәгънәле итеп яшәвен телибез.
Рәсемдә: Суыксу урта мәктәбе укытучысы Рафаэль Насыйх улы Гарипов.
Суыксу урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары
-
Чаңгы шуабыз көн саен.
22.01.2013
Чаңгыда экскурсия. “Кардагы эзләр белгечләре” конкурсы.
Шугалакта «Күңелле стартлар» .
Кыш турында викторина.
Табигатьне фотога, видеога төшерү. -
Ура! Каникуллар! 30.12.2012

30 нчы декабрьдән 13 нче гыйнварга кадәр кышкы каникуллар дәвам итә.
-
Яңа ел белән! 29.12.2012

Хөрмәтле коллегарыбыз, укучылар,
әти-әниләр!
Сезне якынлашып килүче 2013 ел белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Һәр Яңа ел бәйрәме күңелдә матур өметләр уята, хыял-омтылышларны кузгатып җибәрә. Алар барысы да гамәлгә ашсын!
Яңа ел куанычлы хәбәрләргә, онытылмаслык мизгелләргә, иҗади табышларга бай булсын! Йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен.
Яңа йортның ишеген ачкан кебек,
Сезнең янга килсен яңа ел.
Нигезләре аның ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!Яңа елдан һәркем нидер көтә,
Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.
Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!Иң изге теләкләр белән
Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбе коллективы
29 декабрь, 2012 ел.











