• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мульминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422731, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Мульма, ул. Центральная, дом 20а
Телефон: +7(843)-657-02-46
E-Mail: Smulm.Vsg@tatar.ru, mulma@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мульминская СОШ"
Руководитель: Саляхов Рамиль Вакилович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 78 обучающихся и 30 воспитанников
У нас учат: 23 учителя, из них 1 совместитель, 2 воспитателя.

Уңышка юл программасы нигезендә төзелгән ата-аналар җыелышы планы.

 "Уңышка юл” исемле ата-аналар өчен гомуми белем кысасында наркотикларга каршы программа буенча эш ничек алып барыла? Профилактик эшне башкарганда иң элек бала һәм педагог, шулай ук аның ата-анасы белән ышанычлы элемтә урнаштыру мөһим. Балаларны тормыштан ямь табарга, үзенең һәм башкаларның уңышларына шатланырга өйрәтергә кирәк. Әлеге программа төрле яшьләрдәге балалар төркемнәренә исәпләнгән. Ул үзенә лекцияләр, әңгәмәләр генә түгел, ә бик күп төрле чараларны да колачлый: консультацияләр, ток-шоу, төркемнәрдә төрле чаралар, эшлекле уен һәм башка чаралар. Уку елы башында һәм  азагында ата-аналарга анкета  эшләтәбез.

Безнең мәктәп укытучылары «Уңышка юл» программасы нигезендә белем һәм тәрбия бирә. Әлеге программа нигезендә без елына дүрт мәртәбә класс ата-аналар җыелышы үт­кәрәбез. Шушы программа нигезендә төзелгән ата-аналар җыелышы үрнәген тәкъдим итәм.
Җыелышның бурычлары: гаиләдә бала тәрбияләүдәге проблемаларны әти-әниләр белән тикшерү, баланы мактау, җәза бирү алымнары турында сөйләшү.
Үткәрү формасы: педагогик тренинг.
Җиһазлау: анкета сораулары, ситуация­ләр; киңәшләр язылган буклетлар.
Җыелыш барышы.
I. Оештыру.
Сыйныф җитәкчесе. Без сезнең белән бүген «Гаиләдәге мөнәсәбәтләр» дигән темага сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта тема белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чишеп карарбыз. Бу — үз чиратында гаиләдә бала тәрбияләгәндә еш очры­й торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр. Ә хәзер сезнең белән гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында анкета үткәреп алырбыз.
II. Төп өлеш.
1 нче анкета сораулары.
Сорауларга «әйе», «өлешчә» («кайчакта»), «юк» дигән җаваплар бирелә.
1. Гаиләдә бала белән үзара аңлашу бар дип саныйсызмы?
2. Балагыз сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәме, үзенең шәхси эшләре турында сезнең белән киңәшәме?
3. Сезнең эшегез белән кызыксынамы?
4. Сез балагызның дусларын беләсезме?
5. Балагыз йорт эшләрендә катнашамы?
6. Балагызның өйдә дәрес әзерләвен даим­и тикшерәсезме?
7. Балагыз белән уртак шөгыльләрегез, мавыгуларыгыз бармы?
8. Гаилә бәйрәмнәрен үткәрүдә катна­шамы?
9. Үзенең бәйрәмнәрен сездән башка гына үткәрәсе киләме?
10.Укыган китап, газета-журналлардагы язмалар турында балагыз белән фикер алышасызмы?
11. Телевизион тапшырулар, фильмнар турында фикер алышасызмы?
12. Балагыз белән бергә ял итү урыннарында (клубта, походта һ.б.) буласызмы?
13. Гаиләгез белән бергә ял итүне хуплыйсызмы?
Җавапларны бәяләү:

  • һәр «әйе» җавабы өчен — 2 балл;
  • «кайчакта», «өлешчә» — 1 балл;
  • «юк» — 0 балл.
  • 20 дән артыграк балл — балагыз бе­лән мөнәсәбәтләрегезне яхшы дип санарга мөмкин;
  • 10 нан 20 гә кадәр балл — мөнәсә­бәтләрегезне канәгатьләнерлек дип санарга мөмкин;
  • 10 нан кимрәк балл — балагыз белән аралашу җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Мөнә­сәбәтләрне җайга салу өчен тиз арада чара күрергә кирәк.

Педагогик тренинг. (Алдан әзерләнгән проблема буенча педагогик ситуацияләрне чишү.) Педагогик ситуацияне тикшерү, әти-әниләрнең фикерләрен уртаклашу. (Әти-әниләр төркемнәргә бүленә, һәм аларга алдан әзерләнгән педагогик си­туацияләр таратыла, алар төркемнәрдә фикер алыша.)
1 нче ситуация. Ел азагын яхшы билгеләргә бетергәне өчен, IX сыйныфта укучы кызны мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа озак вакыт бүләк сайлады. Нәтиҗәдә, алар фотоальбом белән уку программасына туры килгән әсбаплар сатып алдылар. Бүләкне алгач, кызның күңеле төште: «Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз, дип уйлаган идем! Менә Ләйләгә әниләре яңа компьютер алганнар!»
2 нче ситуация. Бер әни икенчесенә: «Без үзебезнең балага начар укыганы өчен җәза бирәбез, ә ул 5 минутта дәресләрен эшләп бетерә дә урамга уйнарга йөгерә. Кич җиткәч, кайтып керү белән без аның әзерләгән өй эшләрен тикшерәбез, ә ул аяк өсте йоклый башлый. Икенче көнне тагын «2»ле алып кайта».
3 нче ситуация. Бер малайны әти-әниләре һәр ялгышы өчен почмакка бастырганнар. Ә бервакыт, ул үзенең әнисенә: «Тагын бер тапкыр почмакка бастырасың икән, мин әбиләргә китәм. Мин сезнең белән бүтән яшәмим», — ди.
4 нче ситуация. Гаиләдә кечкенә бала туа. III сыйныфта укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә. Тик торганнан еларга тотына, әти-әнисенә һәм кечкенә балага ярсулы була башлый. Бервакыт әнисе бу өлкән балага сеңлесен карарга куша, ә ул каршы төшеп: «Мин бала караучы булып ялланмадым», — дип җавап кайтара. Әниләре аптырашта кала һәм балага җәза бирәләр.
5 нче ситуация. Бер гаилә атна азагында баланың уку сыйфатына нәтиҗә ясый торган була. Әгәр нәтиҗә яхшы икән, әти-әнисе балага билгеле бер күләмдә акча бирә, әгәр нәтиҗә начар булса, балага йорт­та яисә бакчада эш куша. Нәтиҗәдә, бала, җәза төре буларак, йорт эшләреннән качарга тырышып, яхшы укырга омтыла.
2 нче анкета сораулары.
1. Сезнең гаиләдә бала тәрбияләү белән кем шөгыльләнә?
2. Балагыздагы уңай сыйфатларны бе­ләсезме?
3. Балагыздагы тискәре сыйфатларны беләсезме?
4. Балагызда нинди сыйфатлар күрергә телисез?
5. Мәктәптәге укыту-тәрбия эшеннән сез канәгатьме? Нидән канәгать түгел?
6. Балагызның сәламәтлеге турында сез нәрсә әйтә аласыз?
7. Балагызга нәрсә ошый?
8. Балагызга нәрсә ошамый?
9. Сыйныф җитәкчесе балагызның нинди мөмкинлекләренә игътибар итәргә тиеш дип саныйсыз?
10. Сыйныф җитәкчесе балагызны тәр­бияләгәндә һәм белем бирү барышында Сезгә ничек ярдәм итә ала?
Укытучы. Кайбер ата-аналар еш кына: «Мин нәрсә әйттем?», «Нәрсә кушсалар, шуны эшлә» һ.б.шундый боерык сүзләрен куллана. Әти-әниләр үзләрен — боерык бирүче дип, ә баланы кушканны берсүзсез үтәүче генә итеп карыйлар. Әлбәттә, бала гаилә колы булып үсәргә тиеш түгел. Андый бала ирекле шәхес булып формалаша ал­маячагын күзаллап бетермиләр, күрәсең.
Балага еш җәза бирү һәм мәҗбүр итү тәрбиягә тискәре йогынты ясый. Бала үзенә кушылган эшне чын күңеленнән эшләмәсә, алдап, үзенең чын йөзен яшерергә омтыла. Шулай итеп, бала тормыштан ямь, тәм таба алмый башлый, ул үзенең туган йортында барысыннан да серен яшерә; яшерен, астыртын булырга күнегә, иптәшләре белән аралашудан да кача, укытучыдан да чит­ләшә, чөнки ялгыш сүз әйтермен дип курка.
Тәрбиядә иң нәтиҗәле алым — ул ышандыру һәм ышаныч белдерү. Моның өчен баланы ышандырырлык итеп, үзегезнең уңай якларыгызны күрсәтергә омтылыгыз, бала белән даими аралашыгыз, аңа ышаныч белдерегез. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.
Әти-әниләргә киңәшләр. (Экранда языла һәм буклетлар рәвешендә әти-әниләргә таратыла.)
1 нче киңәш. Гаиләдә балага ничек ярдәм итәргә?

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак-савыт юамы, дәрес әзерлиме, үзенең уенчыклары белән уйныймы — сезнең елмаюлы карашыгызны тойсын.
  • Ешрак мактагыз, аркасыннан сөегез, башыгызны җилкәсенә куегыз.
  • Аның үз-үзен тотышында кечкенә генә яхшылык күрсәгез дә телдән мактагыз.
  • «Син дөрес эшләгәнсең», «Синең белән килешәм», диегез. Мондый мөнәсәбәтегез балагызда хөрмәт хисе тәрбияли.
  • Аңа бүләк бирер алдыннан, бүләкне дөрес кабул итүенә ирешергә омтылыгыз.

2 нче киңәш. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

  • Начар билге алганы өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.
  • Балагыз, күп көч куеп та, югары нәти­җәгә ирешә алмый икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз.
  • Балагызның проблемалары өчен, бер сәбәпсезгә башка балаларны һәм өлкәннәрне гаепләмәгез.
  • Балагызның яхшы якларын күреп, ешрак мактагыз.

3 нче киңәш. Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

  • Баланың шәхси эш өстәлен булдырыгыз, аңа яктылык дөрес төшәрлек булуы да мөһим. Эш урынына дәрес расписаниесен, көндәлек режимны, кайбер мәкаль һәм әйтемнәрне язып куярга була.
  • Дәресләрне бары тик шушы эш өстә­лендә генә эшләргә өйрәтегез.
  • Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган яки аңа өй эш­ләрен эшләргә кыен булса, ярдәм итегез. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе эш урынын җыя башлар.
  • Өйгә бирелгән эшләрне мөстәкыйль башкарырга күнектерегез. Үзе генә башкара алмаган очракта гына сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.
  • III. Йомгаклау.
    Җыелыш азагында ата-аналар үзләренең фикерләрен әйтәләр, җыелышка бәялә­мә язалар.
    Җыелышка бәяләмә язу өчен үрнәк.
    Хөрмәтле әти-әни!
    Сыйныфның агымдагы уку елына тәрбия эшен планлаштыру хакында үзегезнең фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне җиткер­сәгез иде.
    1. Балаларыгыз белән сыйныфта нинди темаларга багышланган әңгәмәләр үтүен телисез?
    2. Сыйныф коллективында нинди кичәләр оештырылуын телисез?
    3. Кайсы фән дәресләрендә катнашасыгыз килә?
    4. Бала тәрбияләүдә күбрәк нинди кыенлыклар белән очрашасыз?
    5. Ата-аналар җыелышында нинди темаларга киңәшләр ишетергә телисез?
    6. Классның ата-аналар комитетына кемнәрне тәкъдим итәр идегез?
    Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

                                                             ЗДВР:     Ахметханова Г.М. Мүлмә мәктәбе.