Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куркачинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422730 РТ Высокогорский район п ж/д рзд Куркачи ул.Строителей д.5 |
Телефон: | +7(843)-657-11-09 |
E-Mail: | SsKurkachi.Vsg@tatar.ru, kurkachischool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Куркачинская СОШ" |
Руководитель: | Шайдуллин Рузаль Радифович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 187 |
У нас учат: | 22 |
Новостной блок
"Татарча диктант"
Опубликовано: 08.11.2024Бүген, ягьни 8 нче ноябрьдә, Коркачык урта мәктәбе мәйданчыгында "Татарча диктант" акциясе узды. Бу акциягә әти-әниләр, китапханәчеләр, балалар бакчасы тәрбиячеләре, укытучылар, пешекчеләр, югары сыйныф укучылары, мәдәният йорты эшчеләре бик теләп кушылдылар.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Быел Шәриф Камалның "Матур туганда" романыннан өзек тәкъдим ителгән иде. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып, үзенең татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый алды. Соңыннан мәйданчыкның оештыручысы, Коркачык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Розалия Гарифулла кызы, диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
#Татарчадиктант
К списку новостей