• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбъяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422720, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Дубъязы, ул. Строителей, д. 1
Телефон: +7(843)-656-12-40
E-Mail: ds.gulchachak@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Дубъязский детский сад "Гульчачак"
Руководитель: Аминова Алсу Касимовна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 119 воспитанников
У нас учат: 15 педагогов

Новости детского сада

Детскому саду "Гульчачак" 30 лет

Опубликовано: 26.09.2014

                      “Гөлчәчәк” балалар бакчасының  30 яшь

   3 октябрь   көнне Дөбъяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасының  30 еллык юбилее һәм Дөбъяз җирлегендә беренче балалар бакчасы  оештырылуының 80 еллык тантанасы үткәрелде. Тантанага ветеран тәрбиячеләр, бакчабызда  төрле елларда  эшләгән   хезмәткәрләр һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр  башта бакча  белән таныштылар.

   - тантана  балалар бакчсының музыка залында булды.  Тантана башланганчы кунаклар  Габделфәт Сафинның “Балачак иле” җырын тыңлый-тыңлый презентациядән Дөбъяз балалар бакчасының  тарихын һәм  бүгенге тормышын карап үттеләр.  Еллар  арты  еллар үткән,  ничәмә-ничә буын шушы балалар бакчасында тәрбия алган, күпме хезмәт куелган. Буыннардан буыннарга  милләтебез, телебез, мәдәниятебез балалар күңеленә сеңдерелгән.. Тарих битләрен күзәткәндә өлкән кунакларыбызның  күбесенең күзләре  яшьләнде, алар үзләренең яшь чакларын, үткәннәрен исләренә төшереп, моңсуланып куйдылар.

        Бәйрәм   “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгышы белән башланып   китте. Балаларның чыгышы  җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.   

      Балалар бакчасының тормышын уен-көлкедән башка күз алдына китереп булмый. Кичә  “Төлке белән Песи маҗаралары”  дигән тамаша белән дәвам ителде. Хәйләкәр Төлке белән Песи шәхси балалар бакчасы оештырырга  җыеналар, ләкин аларның мәкерле уйлары тормышка ашмый, чөнки конкурентлары бик көчле булып чыга.

     “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” , - диләр. Шуңа да  кичәне алып баручы Садыкова Наилә  Дөбъяз  балалар бакчасында эшләп чыккан тәрбиячеләр  турында мәгълүмат биреп китте. 1985 елда авылыбызның иң матур җирендә  ике катлы яңа балалар бакчасы ачылган.  Аңа “Гөлчәчәк”  дип исем кушканнар. “Гөлчәчәк” балалар бакчасының тарихын  беренчеләрдән булып Фәймә апа Кадырова  башлап җибәргән. Районда һәм тирә-якларда  танылган, күп еллар мөдир булып эшләгән, хезмәтен  яратып, җиренә -җиткезеп   башкарган Фәймә апаны балар бакчасы коллективы бүген дә сагынып искә ала.

   1986 елда балалар бакчасына  ясле килеп кушыла. Күп еллар ясленең җитәкчесе булып эшләгән  Хәлидә апа Фатыхова һәм Фәния апа Норетдинованы ( Фәния апа лаеклы ялга шәфкать туташы булып чыга) искә алмый булмый . Хәлидә апа Фатыхова  безнең арада юк. Ләкин  бакчаның юбилеена кунак булып аның улы Дөбъяз хастаханәсенең баш табибы Фатыйхов Рөстәм Кашаф улы килде.

     Бакчаның  тарихы 23 ел җитәкчелек иткән Халитова Диләрә апа Кәрим кызы   белән дә бәйле. Шул кырыс заманнарда, җитмәүчелек  чорында  шундый зур коллектив белән идарә итү җитәкчеләрдән зур сабырлык,  тырышлык, түземлек таләп иткән. Ул туплаган коллектив  бүгенгесе көндә дә   уңышлы эшләп килә.  Шул чорның  иң өлкән ветераннары Валиуллина Рокыя һәм  Вафина Мәрхәбә апалар. Ветераннар исеменнән Мәрхәбә апа бакчаның коллективын һәм хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады, аларга уңышлар теләде. Өлкән тәрбияче  Рахманова Зәйтәнә дә  үзенең эшләгән елларын искә төшереп, матур котлау сүзләре әйтте.

   Бакчабызның данлы үткәненә, аның иң олы хөрмәтенә  ия булган мөгәллимнәренә, тырыш эшчеләренә  багышлап “ Йолдызлык” фестивалендә катнашып дипломант  исеменә лаек  булган кызыбыз Галиуллина Ралинә “Балалар тавышы” дигән җыр, 32 балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Гөлсинур Тәлгать кызы шигырь башкардылар. 

     Тантананың кадерле кунаклары Биектау мәгариф бүлеге методисты Рамилә Гомәр кызы һәм  Дөбъяз  авыл җирлеге башлыгы Низамов Әсхәт Сөнатулла булдылар. Алар   бакчаны  30 еллык юбилее белән котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Кунаклар  хөрмәтенә  “ Йолдызлык” фестивалендә катнашып дипломант  исеменә лаек  булган икенче кызыбыз Сибгатуллина Лиана башкаруында “Край, в котором я живу” дигән җыр яңгырады. 

    Кешеләргә шәфкать, көч өләшеп,

    Еллар  узган,  күпме таң аткан.

    Туган  да ук табигать  сезне,

    Ахры, мөгаллим итеп яраткан.

  32 ел гомерен сабыйларга белем һәм тәрбия  бирүгә багышлаган, бүгенге көндә бакчабызның җитәкчесе булган Фаттахова  Шамилә Тәүфийк кызы тантананы дәвам итте.     Үзенең чыгышында ул  бүгенге бәйрәмнең өчләтә бәйрәм икәнен искә төшерде. Ветераннарны,  бакча хезмәткәрләрен, тәрбиячеләрне һәм кунакларны Өлкәннәр көне белән, Бакча хезмәткәрләре көне белән һәм балалар бакчасының юбилее белән котлады. Күп еллар Дөбъяз балалар бакчасында армый-талмый фидакарь хезмәт куйган  өлкәннәргә рәхмәтләрен белдерде. Аларга ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, тыныч матур тормыш теләде. “Без   сезнең белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз” ,- дип сөйләде ул. Шулай ук Шамилә Тәүфийк кызы рәхмәтләрен Биектау  муниципаль районы башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улына  һәм Дөбъяз  авыл җирлеге башлыгы Низамов Әсхәт Сөнатулла улына белдерде. Аларның тырышлыгы белән  бакчабызды “Бәләкәч” республика программасы кысаларында ремонт ясалып, өстәмә төркемнәр  ачылды. Шамилә Тәуфийк кызы килгән кунакларны балалар бакчасында   соңгы елларда белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә ирешелгән уңышлар белән дә таныштырып үтте.

   Бакча тарихының  кайсы елын гына алсак да, нәни балаларга  тәрбия һәрдаим  ата-аналар белән  берлектә алып барыла. Алар тәрбиячеләрнең төп төрәге, ярдәмчесе. Кайсы әти-әни сабыеның  балалар бакчсына йөргәнен  сагынып искә алмый икән. Барлык әти-әниләр исеменнән балалар бакчасының коллективына үзенең рәхмәтләрен һәм котлауларын  күп балалы  гаилә башлыгы Латыпов Ленар җиткезде.

     Кичәдә   Дөбъяз урта мәктәбе  укытучысы Галлямова Наилә Абрар кызы да чыгыш ясады.  Наилә Абрар кызы күп еллар “Гөлчәчәк” балалар бакчасында методист тәрбияче булып эшләгән. Ул да балалар бакчасы коллективын, өлкәннәрне, бакчаның җитәкчесе Шамилә Тәуфийк кызын бәйрәм белән котлады, шундый матур бәйрәм оештырган өчен рәхмәтләрен белдерде.

  

       Бакчабыз тәрбиячеләренең яшь буыны башкарган  биюләр, җырлар һәм шигырләр бәйрәмебезгә   ямь өстәде, килгән кунакларга бәйрәм сәламе булып яңгырады.

       Тантананың икенче өлеше чәй табыны белән дәвам ителде. Авылыбызның мулласы  табын артында  дога кылды. Өлкән кунакларыбыз күңелле итеп, балалар бакчасында бергә  эшләгән вакытларын искә төшереп,   рәхәтләнеп  ашап-эчеп, сөйләшеп утырдылар.



К списку новостей