Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422720, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Дубъязы, ул. Строителей, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-656-12-40 |
E-Mail: | dubyazskiid.s.gulchachak@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Дубъязский детский сад "Гульчачак" |
Руководитель: | Аминова Алсу Касимовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 131 воспитанников |
У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Дубъязский детский сад «Гульчачак» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Дөбьяз"Гөлчәчәк"балалар бакчасы ,мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Зурлар төркемендә 8 Март бәйрәме. Праздник, посвященный 8 Марта в старшей группе "Василек"
04.03.2021
Зурлар "Күкчәчәк" төркемендә әниләргә багышланган бәйрәм булды. Балалар шигырләре, җырлары аша әниләрен, дәү әниләрен ничек яратканнарын , хөрмәт иткәннәрен исбатладылар.
Сегодня прошел утренник в старшей группе "Василек", посвященный Международному женскому дню.
-
Утренник, посвященный 8 Марта, в подготовительной группе "Колокольчик". 8 Мартка багышланган бәйрәм. 03.03.2021
Сегодняшний утренник, посвященный 8 Марта, в подготовительной группе "Колокольчик" прошел в форме игры "Поле чудес".
Бүгенге бәйрәм мәктәпкә әзерлек төркемендә "Могҗизалар кыры" уены формасында үтте.
-
Квест - игра ко Дню защитников Отечества в старшей группе. Зурлар төркемендә Ватан саклаучылары көненә багышланган квест-уен. 21.02.2021
Ватан саклаучылар көне уңаеннан зурлар төркемендә квест - уен үткәрелде. Балалар төрле ярышларда катнаштылар, яшерен пакетны эзләделәр, миналарны таптылар, башваткыч чиштеләр. Уеннар балалардан тәвәкәллек, җитезлек, тапкырлык, сабырлык таләп иттеләр.
В честь Дня защитника Отечества сегодня в старшей группе провели иквест -игру. Дети соревновались в двух командах: искали мины, секретный пакет, оказывали первую помощь пострадавшему и т.д. Все задания дети смогли выполнить, проявив ловкость, выносливость, смекалку.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә Ватан саклаучылар көненә багышланган чара. Мероприятие ко Дню защитника Отечества. 20.02.2021
Балаларда кыюлык, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан икенче кечкенәләр төркемендә "Ватанны саклаучылар" көне дип аталган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Сегодня во второй младшей группе прошел утренник, посвященный Дню защитника Отечества.
-
"Бишек җыры" бәйгесенең йомгаклау этабы. Финал конкурса "Колыбельная песня- 2021". 17.02.2021
Бүген Биектау авылының "Тургай" балалар бакчасында "Бишек җыры- 2021" бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Районыбызның иң матур бишек җырын башкаручылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бакчабызның данын "Дәү әниемнең бишек җыры" номинациясендә Хакимуллина Рузалия апа яклады. Бәйге нәтиҗәләре буенча Хакимуллина Рузалия 1 урынга лаек булды . Рузалия апаны чын күңелдән җиңү яулап кайтуы белән котлыйбыз! Алга таба да балалар тәрбияләү эшендә бакча белән хезмәттәшлек итүне дәвам итеп зур иҗади уңышларга ирешүен телибез!
Сегодня в Высокогорском детском саду "Тургай" прошел финал районного конкурса "Бишек жыры -2021". В номинации "Колыбельная песня бабушки" из нашего детского сада участвовала семья Хакимуллиных. Хакимуллина Рузалия, бабушка наших воспитанниц, заняла почетное 1 место. Поздравляем Хакимуллину Рузалию с заслуженной победой, желаем ей дальнейших творческих успехов!
-
Уртанчылар төркемендә Ватан саклаучылар көненә багышланган иртә. Утренник в средней группе, посвященный ко Дню защитников Отечества" 17.02.2021
"Ясмин" уртанчылар төркемендә бүген " Әтиләр -безнең терәк" дигән темагы бәйрәм иртәсе үтте.
Бүген бәйрә көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәбезгә телибез!
Бәйрәмебездә сәнгать әсәрләре аша балаларның сөйләм культурасын, татар җыр-биюләренә соклану, кызыксыну теләкләрен үстерү, ана телендә аралашырга теләк уяту, үз гаиләң, әти-әниең белән горурлану хисләре тәрбияләүне максатларын куйдык.
Сегодня в средней группе "Ясмин" прошел утренник, посвященный ко Дню защитников Отечества. Цель данного мероприятия - поздравить наших дорогих пап, мальчиков с наступающим праздником.
-
Ватан саклаучылар көненә багышланган чара. Мероприятие ко Дню защитников Отечества. 16.02.2021
Ватан саклаучылар көненә багышланган чарага бүген бакчабызга Рязань танк училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә Казандагы Югары танк училищесында белем алучы Абдрахманов Булат Айрат улы килде. Ул балаларга үзенең мактаулы, шул ук вакытта авыр хезмәте турында сөйләде. Ә балалар үзләренең дәртле биюләрен, җырларын, шигырьләрен аңа бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында һәрбер төркем Булат абыйларына үз куллары белән ясаган кечкенә бүләкләрен тапшырдылар. Бу мизгелләрдә малайларыбызның да күңелләрендә солдат булу теләге уянганлыгы күренде. Шуны гына телисебез килә сезгә, малайлар, ир-егетләр, илләребез, көннәребез тыныч булып, солдат хезмәтенә бару сездә шатлык хисләре генә тудырсын!
Сегодня на мероприятие, посвященное ко Дню защитников Отечества, в гости пришел курсант Казанского высшего танкового училища Абдрахманов Булат. Он увлекательно рассказал детям о своей учебе и службе. Дети подарили дорогому гостю свои выступления и поделки, сделанные своми руками. Встреча с курсантом произвела неизгладимое впечатление на наших мальчиков. У многих у них появилось желание посвятить себя военной службе.
-
"Гаиләмнең шәҗәрәсе". "Родословное древо моей семьи" . 16.02.2021
Халкыбызда элек-электән якыннарга, кардәш - ыругка карата хөрмәт, кайгыртучан мөнәсәбәт, туган илгә карата мәхәббәт хисләре яшәгән . Бу сыйфатлар борынгылар тарафыннан югары бәяләнгән. "Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, ә нәселен белмәгән - нәселсез, -дигән тәкъбир безне әхлаклы булырга өнди. Шулай ук "Җиде буыныңны бел!" дигән гади, ләкин искиткеч нәсыйхәткә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Юкка гына балалар шагыйре Шәүкәт Галиев "Исәннәрнең кадерен бел, үткәннәрнең каберен бел", -дип язмаган. Балаларда нәсел тамырлары белән кызыксыну уяту максатыннан бездә бакчабызда "Гаиләмнең шәҗәрәсе" дип аталган бәйге игълан иттек.
В нашем детском саду проходит конкурс "Родословное древо моей семьи". Цель данного конкурса пробудить в детях интерес к своим предкам, вызвать желание составить родословного древо семьи.
-
"Бишек җыры" бәйгесе . Конкурс "Колыбельная песня". 15.02.2021
Бишек җырлары кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә. Шуңа да аны һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буе күңел түрендә саклый. Балаларыбызны милли гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләү, халыкның тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган илгә, халыкка карата кызыксыну уяту, гаилә йолаларын өйрәтү максатын куеп районыбызда "Бишек җыры- 2021" бәйгесе үткәрелә. Безнең "Гөлчәчәк" балалар бакчасыннан бу бәйгенең район этабында бакчабызда тәрбияләнүче Хакимуллина Замирә белән Раминаның гаиләсе катнаша. "Дәү әниемнең бишек җыры " номинациясендә Хакимуллина Рузалия яраткан оныкчыкларына бишек җырын башкара.
В нашем районе был объявлен конкурс "Колыбельная песня -2021". Этот конкурс мы провели сначала в детском саду.Из нашего детского сада победителем стала семья Хакимуллиных. Хакимуллина Рузалия, бабушка наших воспитанниц Замиры и Рамины, исполнила колыбельную песню в номинации "Колыбельная песня бабушки". Желаем семье Хакимуллиных одержать победу в районном конкурсе.
-
Салих Сәйдәшев музеенда кулъяулык чигү буенча мастер -класс. Мастер-класс по вышиванию платочков татарскими узорами в музее Салиха Сайдашева. 15.02.2021
12 февраль көнне Өбрә авылында урнашкан Салих Сәйдәшев музеенда районыбызның Ак калфак хатын-кызлар оешмасы тарафыннан кулъяулык чигүгә багышланган чара үткәрелде. Бу җыелышта бакчабызның мөдире Фаттахова Ш.Т. һәм музыка җитәкчесе Галиуллина Р.Ю. катнаштылар. Шамиля Тәүфыйк кызы кулъяулык чигү буенча мастер-класс күрсәтте һәм "Мәктәпкәчә яштәге балаларга милли тәрбия бирү" дигән темага чыгыш ясады. Рамиля Юныс кызы татар бию өйрәтү буенча мастер-класс күрсәтте. Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы булды.
12 февраля в музее Салиха Сайдашева, расположенном в деревне Ибря, районной организацией женщин Ак калфак было проведено мероприятие, посвященное вышиванию платочков национальными татарскими узорами.На этом мероприятии участвовали заведующая нашего детского сада Фаттахова Ш.Т и музыкальный руководитель Галиуллина Рамиля Юнысовна. Фаттахова Ш.Т. показала мастер-класс по вышиванию платочков и выступила с докладом по теме "Воспитание дошкольников в ДОУ в национальных традициях" . Галиуллина Р. Ю. показала мастер-класс по обучению татарскому народному танцу.