муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru ; kovali74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 28 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Батырлык дәресе "Әфганстан-йөрәк ярасы" 24.02.2015
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан мөктәптә батырлык дәресе үткәрелде. Дәрес бүген -24 нче февраль көнне үткәрелде. Бу чара Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Галиуллин Рәдиф Габделнур улы истәлегенә багышланды.
Әгәр дә исән булса, аңа бүген 54 яшь тулган булыр иде. Галиуллин Рәдиф Габделнур улы 1961 нче еллның 24 нче февралендә туа. Бик сабыр,сүз тыңлаучан авыл малае, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап,усад училищесына укырга керә. Иптәшләреннән артык аерылмый, әти-әнисенең булышчысы,сеңлесе Фәрзәнәнең, энеләренең яклаучысы булып үсә Рәдиф .1976 елның декабрендэ әтиләре вафат була. Барлык мәшәкать Суфия апа белән шушы балалар өстенә кала. Суфия апаның киңәшчесе дә, төп төрәге дә Рәдиф була.
Рәдиф 1979 нчы елда Армия сафларына китә.Ул вакытта Армиягә китү зур дәрәҗә була. Куанып- шатланып, туганнары, дуслары , авылы белән соңгы тапкыр саубуллашып чыгып китә ул .
Әфганстанда сугыш бара...
1981 нче елның 16 нчы июлендә Рәдиф Әфган кырларында һәлак була.
Батырлык дәресенә Рәдифнең әнисе Суфия апаны чакырдык. Видеоязмалар күрсәтеп , армиядән Рәдиф язган хатларны укып үткәрелгән дәрес укучылар өчен бик мөһим чара булды.
"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!" Безнең мәктәп бинасында Галиуллин Рәдиф истәлегенә мемориаль такта эленгән.
Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Энҗе Фаукат кызы һәм математика һәм информатика укытучысы Зәбирова Даймә Мөхтәр кызы әзерләде. Мәктәп администрациясе аларга балаларга патриотик тәрбия үрнәге күрсәткән өчен зур рәхмәт белдерә.
-
"Ажаган" уенынын сонгы ярышы 21.02.2015
Буген "Боек Жинунен 70 еллыгына багышланган хэрби-оборона айлыгы" кысаларында уткэрелгэн хэрби-спорт уены "Ажаган" буген сонгы ярышын уткэрде. Спортзалда башта хэрби атлау, жыр конкурсы, автомат сутеп жыю буенча эстафета, противогаз кию ярышы узды. Аннары командалар карта эзлэргэ киттелэр.Картаны тапкач штабны, анда яшерелгэн флагны, шартлы миналарны эзлэп табып уз командаларына бал эшлэделэр. Жинуне 9 нчы сыйныф укучысы Шайдуллин Фаннур житэклэгэн "Зэнгэрлэр" командасы яулады. Ахырдан учак остендэ казан асып пешерелгэн ботка ашап ял иттелэрЯрыш бик гадел тостэ барды. Бу айлыктан барлык укучылар да канэгать калдылар.
-
Урок мужества" "Горячее сердце". 20.02.2015
20 февраль тормышнын торле вакытларында батырлык курсэткэн 23 яшькэ кадэрге балаларга "Горячее сердце" дип аталган кукрэк билгесе тапшыру коне. Безнен мэктэптэ , бу конне батырлык дэресе уткэрелде.
-
Районный фестиваль военно-патриотической песни "Виктория -2015" 20.02.2015
"Виктория" дип исемләнгән хәрби-патриотик җыр буенча район фестиваленда безнең мәктәптән 9 сыйныф укучысы Галиуллина Гөлчәчәк Рамил кызы катнашты. Ул үзенең моңлы тавышы белән 3 нче урынны яулап кайтты. Аңа мәктәп коллективы киләчәктә дә зур уңышлар тели!
-
"Байтик" ка чакыру 19.02.2015
Даты: с 23 по 30 марта 2015 года
Возраст: 6-17 лет
Стоимость: 12 500 рублей, для детей сотрудников бюджетных организаций 3000 рублей
-
Биатлон-эстафета 18.02.2015
Ажаган -2015 чаралары кысаларында командалар арасында биатлон-эстафета уздырылды. Командалардан ин-ин яхшылары: чангыда оста шуучы , автоматтан тоз атучылар сайлап алынды.
-
Чангы ярышы 14.02.2015
Ажаган уены шарты буенча командалар чангы буенча коч сынашты.
-
Шортрек 13.02.2015
Ажаган уены программасына шортрек буенча ярыш та кертелгэн. Командалардан ин оста шуучылар катнашты.
-
Хоккейны чын егетлэр уйный 13.02.2015
Хоккей буенча командалар ярышы бик кызу барды. Мэктэп яны хоккей площадкасында укучылар узлэрен шулкадэр иркен , оста тоталар, чын хоккейчылардан бер дэ ким тугеллэр. Мэктэп директоры хоккей площадкасы ясауны оештыруына чиксез куана. Укучылар ,авыл яшьлэре площадканы тэртиптэ тотарга хэрвакыт ярдэм итэлэр.
-
Теннис 31.01.2015
Теннисны кызлар бик оста уйный.Ажаган командалары теннис буенча коч сынаша.