• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 5
Телефон:
E-Mail: ds.Chishmek@tatar.ru / chishmekej@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Большековалинский детский сад "Чишмэкей"/«Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» МББМБУ
Руководитель: Гимадиева Гелюся Галияхметовна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 8 воспитанников
У нас учат: 1 педагог

Балалар бакчасының яңалыклары. Новости детского сада .

1. Олы Кавал авылы “Чишмэкей” балалар бакчасы тарихы!

Опубликовано: 20.02.2023


Ачлы- туклы, кубесе әтисез калган балаларны караудан, ашатудан, җылы куенга кысудан да изгерәк нинди гамәл булды икән ул елларда.
Ни сәбәптәндер шушы иске бакча ябылып?сүтелгәннән соң яңа балалар бакчасы төзелми.
Кечкенә, ләкин яңа бакча бусагасына басу бәхете 1977 елның декабрь аенда гына насыйп була. Бу вакытта яңа коллектив туплана. Аның җитәкчесе итеп Мифтахова Равия Гарафи кызы билгеләнә.
Хәзергесе вакытта ул көннәр турында, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булган Равия Гарафиевна менә ничек искә ала: “ 1977 елның җәй башында мине авыл советына чакырып алдылар һәм яңа бакчага мөдир итеп керүемне сорадылар. Мин риза булдым .Август аенда коллектив туплап эшкә эшкә чыгарга дип приказ яздым.Язуын яздым , ләкин бакчада ни кроватьләр, ни өстәлләр юк. Сенябрь аенда районнан райпо председателе Латыйпов килгән иде. Мин аңа хәлне аңлатып бирдем.
Латыйпов:-Сеңлем, нәрсә, ул кирәкле әйберләр һавадан төшәр диеп уйлыйсызмы әллә?”- диеп көлде ул.
Менә шуннан соң мин әйберләр юнәлтер өчен тиешле урыннарга йөри башладым.Бакчага кирәкле җиһазлар кайтарттым .
Шулай итеп, коллектив тупланып, декабрь аенда бакча ачыла, тәүге тапкыр балалар бакча бусагасына аяк басалар,күңелле тормыш башлана.
Шушы урында балалар бакчасында алыштыргысыз 25 ел ашарга пешеүче булып эшләп, лаеклы ялга киткән Фахриева Әкълимә кызы турында сөйләп үтсәк бик урынлы булыр.
46 
еллык тарихы булган балалар бакчасы тормышында аеруча тырышып, үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп башкаручы хезмәткәрләр арасында Фахриева Әкълимә кызы да бар. Үзенең туры ,гадел сүзе, һәрвакыт авыр вакытта ярдәмгә килергә торуы белән коллективта зур ихтирам яулады. Әнә бит, элек бакчага йөргән, хәзер мәктәптә укучы балалар да:
“ Әкълимә апаның ашлары, коймаклары сагыныра, бигрәк тәмле була иде”-дип искә алалар.
Билгеле кече тәрбияче булып эшләгән Хайруллина Мөкаттисә апаны да җылы сүзләр белән искә алу урынлы булыр. Аны хезмәттәшләре ” Төпле сүзле, бик тырыш, ярдәмчел, балаларны зур ярату белән карый иде” диеп искә алалар.
Хезмәтнең иң авыры мич ягучы Садыйков Лотфулла абый җилкәсендә була. Бакча балалар килгәнче җылы булсын диеп төне буе мичкә ягып чыга, эшенә бик җаваплы карый
.

Бакча ачылып эшли башлаганда тәрбияче итеп Валиуллина Римма апа куела. Кечкенә балаларга ягымлы караш, тәрбия , белем бирү эшен чын күнелдән башкара ул.Үзенә дә балаларга да таләпчән, гадел була. Аның үз өендә дә бик күп уенчыклары, матур- матур китаплары күп иде. Ул шуларны алып төшеп, балаларны тәртип белән утыртып уйнатуы, балаларның аны бер сүздән хөрмәт итеп бирелеп тыңлаулары истә калган.


К списку новостей