Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 5 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | ds.Chishmek@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большековалинский детский сад "Чишмэкей"/«Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» МББМБУ |
| Руководитель: | Гимадиева Гелюся Галияхметовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
День учителя/Укытучылар көне 05.10.2026

Хөрмәтле һәм кадерле укытучыларыбыз!
Сезне Бөтендөнья укытучылар көне белән котлыйбыз! Укытучы хезмәте — ул зур җаваплылык, түземлек һәм фидакарьлек таләп итә торган изге эш. Сез укучыларга дөнья тулы белем биреп кенә калмыйсыз, аларны чын шәхес итеп тәрбиялисез, һәрберсендә булган талантны ачарга ярдәм итәсез.
Сезгә һәм гаиләгезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм иҗади уңышлар телибез. Һәрвакыт укучыларыгызның хөрмәтен, рәхмәтен тоеп, зур шатлыклар белән эшләргә язсын! Бәйрәм белән сезне!
-
День пожилых людей/ Өлкәннәр көне 01.10.2026

Балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган чара кысаларында сабыйлар үзләренең дәү әтиләре һәм дәү әниләре өчен кул эшләнмәләре ясадылар.
Бу матур поделкалар оныкларның ихлас мәхәббәтен, хөрмәтен һәм рәхмәт хисләрен чагылдыра.
Җылы котлаулар белән бирелгән бу истлекле бүләкләр өлкәннәргә шатлык һәм елмаю алып килүгә юнәлдерелгән. -
Праздник урожая/Уңыш бәйрәме 30.09.2026

Балалар бакчасында «Көз» темасына йомгак ясап, зур уңыш бәйрәме булып узды.
Милли традицияләр: нәниләребез кабак бөкәннэре пешерде!
Көз — уңыш җыю гына түгел, ә табигатьнең тәмле бүләклереннән файдалану һәм милли аш-су серләренә төшенү вакыты да. Безнең бакчабызда узган «Көз» темасына йомгак ясау чаралары кысаларында бик кызыклы һәм татлы мастер-класс булып узды!
Бүген нәниләребез үзлэрен чын халык ашчылары сыйфатында сынп карадылар. Бу юлы кузге уңышның патшасы булган алтын кабактан алар үз куллары белән традиционные татарские сые — кабак бөкәннэре ясарга өйрәнделәр.







