Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 5 |
Телефон: | |
E-Mail: | ds.Chishmek@tatar.ru / chishmekej@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большековалинский детский сад "Чишмэкей"/«Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» МББМБУ |
Руководитель: | Гимадиева Гелюся Галияхметовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 9 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагог |
Балалар бакчасының яңалыклары. Новости детского сада .
Мини-музей
Опубликовано: 18.11.2022Балалар бакчасында мини-музей.
Балалар бакчасы тәрбиячесе алдында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган якның гореф-гадәтләре, көнкүреше, символикасы, халык авыз иҗаты, күренекле кешеләре, туган авылның, районның һәм республиканың тарихы белән таныштыру төп бурыч булып тора. Шул юнәлештә барлыкка килгән төп әхлакый сыйфатлар баланың дөньяга карашын билгели. Рухи-әхлакый тәрбия проблемасы буш урында гына килеп туган проблема түгел. ФДББСның мәктәпкәчә белем бирү программасында куелган таләпләр бар. Аларның берсендә балаларга туган як турында белем бирү хакында сүз бара.
Кешенең мәктәпкәчә балалык чоры – аның әхлак йөзе үсешендә бик мөһим этап. Бу елларда тирә-якны иң беренче күзаллау, патриотик хисләр формалаша, әхлак нигезе салына. Галимнәр фикеренчә, нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә балаларның акыл үсеше югары темпта була.
Балалар бакчасындагы балалар шактый зур күләмле белемгә ия. Алар бүгенге көн белән генә түгел, үткәннәр белән дә кызыксына.
Шулай ук татар халык иҗатына да зур урын бирелде. Халык иҗаты балаларда көнкүрешебезгә, киемнәргә, гадәтләргә, бәйрәмнәргә карата кызыксыну уятты.
Музей педагогикасын кулланып эшләү балаларның белемен киңәйтергә, системалаштырырга, туган якка мәхәббәт, аның тарихи үткәне белән кызыксынырга, ана телендә сөйләмне үстерергә мөмкинлек бирә
К списку новостей