• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большековалинский детский сад «Чишмэкей» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 5
Телефон:
E-Mail: ds.Chishmek@tatar.ru / chishmekej@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Большековалинский детский сад "Чишмэкей"/«Олы Кавал «Чишмэкей» балалар бакчасы» МББМБУ
Руководитель: Гимадиева Гелюся Галияхметовна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 8 воспитанников
У нас учат: 1 педагог

Балалар бакчасының яңалыклары. Новости детского сада .

Безопасная дорога/Имин юл

Опубликовано: 25.09.2019

Юллар имин булсын.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көнең иң актуаль проблемасы булып тора, чөнки шәһәрләрдәге кебек авылларда да машиналар ташкыны елдан-ел арта бара. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен белүне , юл билгеләрен тануны никадәр иртәрәк башласак, шул кадәр үк яхшы булачак. Шуңа да, балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган эшчәнлекләрне без рәсем, кисеп ябыштыру эшчәнлегенннән башлап, эйләнә –тирәне өйрәнү, музыкаль эшчәнлекләрдә дә, саф һавада күзәтүләр, хәрәкәтле уеннар вакытында да ныгытабыз. Шулай ук район күләмендә оештырылган “Яшел ут” конкурларында даими катнашабыз. Бу вакытта үз эшләребезне дә күрсәтәбез, башка бакчалар эшләреннән дә үзебезгә кирәкле материаллар туплыйбыз. Һәр уку елында бу эштә мәктәп коллективын,авыл китапханәсе хезмәткәрен ,ата-аналарны да тартабыз, катнаштырабыз.
Яңа уку ел башлану белән үк юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне кабатлау,өйрәнү эшен дәвам иттек. Сентябрь ае ахырында “Юллар имин булсын” дигән девиз астында балалар һәм әти-әниләр катнашында уен- ярыш оештырдык. Ике команданың ярышын Биектау муниципаль районы ГБУ начальнигы Сафиуллина Алсу Рашитовна, килгән кунаклар игътибар белән күзәттеләр, көч биреп тордылар. Уен барышында балалар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен,юл билгеләрен ничек белүләрен күрсәтеп , уенда катнашучыларны да, җанатарларны да сөендерделәр.
Уен- ярыш балалар оештырган команданың җиңү белән тәмамлануы , аларның “ юл алифбасын” белүләрен, даими өйрәнүләрен күрсәтте. Уен ахырында Алсу Рашитовна йомгак ясап: “Хөрмәтле әниләр. Балаларны транспортта йөрткәндә саклык каешларын эләктерүне онытмагыз, үз үрнәгегез буенча юлда дөрес йөрергә өйрәтү кирәклеген истән чыгармагыз. Менә бүген уздырган уен-ярыш та шушы проблеманы тагын да искә төшерүә ярдәм итте дип уйлыйм һәм барыгызга да актив катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтеп калам,”- диде.
Без дә шушы сүзләргә кушылып “ЮЛЛАР ИМИН БУЛСЫН “дигән теләктә калабыз.



К списку новостей