МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422726, РТ, Высокогорский район, д. Айбаш, ул. Центральная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-656-07-16 |
E-Mail: | aibashoosh@mail.ru, Sayb.Vsg@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Айбашская ООШ" |
Руководитель: | Лотфуллин Надир Вакифович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 215 мест, 29 учеников/ 9 воспитанников |
У нас учат: | 13 учителей/ 1 воспитатель |
МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Мәктәптә - Чыршы бәйрәме. 26.12.2019
Балаларның көтеп алган Чыршы бәйрәме җитте.
Укучылар Яңа ел бәйрәменә бик тырышып әзерләнделәр,
шуңа күрә бәйрәм искиткеч күңелле булды. Алда - каникуллар.
Укуда һәм ялда да уңышлар сезгә, кадерле укучылар!
-
Олимпиада - 2019 25.12.2019
Муниципаль олимпиадада - тагын бер җиңүче!
Рус әдәбиятыннан татар мәктәбенең 8 нче сыйныфлары
арасында иң яхшы күрсәткеч - безнең мәктәп укучысында!
Укучыга һәм аны әзерләгән Лотфуллина А.Н.га рәхмәт белдерәбез.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 20.12.2019
Муниципаль олимпиадалар тәмам. Укучыларыбыз
матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ике җиңүчебез (татар теле һәм
әдәбияты), бер призерыбыз (биология) белән горурлана алабыз.
Укучыларга, укытучыларына киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Ачык тәрбия сәгате 17.12.2019
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гайнуллина Л.Н.
"Туган җирем - Татарстан" темасына ачык тәрбия сәгате
уздырды. Укытучы җитәкчелегендә балалар татар халкы
турында күп мәгълүмат алдылар, үзләре дә актив катнаштылар.
-
Туган телләр турында 11.12.2019
Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Низамиева Ә.Н. туган телләрне куллануның торышы
турындагы Халыкара конференциядә катнашты,
татар телен яклап чыгыш ясады.
-
Ел укытучысы 09.12.2019
"Ел укытучысы - 2020" конкурсының финалына үткән
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Ә.Н.
мастер-класс күрсәтте, туган тел укытучылары арасында
2 нче урын алды. Коллегабызны котлыйбыз!
-
Ватан геройлары көне 09.12.2019
9 нчы декабрь - Ватан геройлары көне. Бу көнне мәктәптә
тәрбия сәгатьләрендә герой пионерлар, "Кайнар йөрәкләр"
китабына кертелгән батырлар белән таныштылар.
-
Экологик дәрес 06.12.2019
Мәктәптә экологик дәресләр башланды.
Дәресләрне укытучы Мингазова С.Р. уздыра.
Дәресләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.
-
ПДН хезмәткәрләре белән очрашу 05.12.2019
ПДН хезмәткәрләре белән очрашуда
районнан килгән вәкилләр 71 нче законны онытмаска,
вак хулиганлыкны, начар гадәтләрне булдырмаска
кирәклекне искә төшерделәр, укучыларны кисәттеләр.
-
Спидка каршы көрәш көне 01.12.2019
1 нче декабрь - спидка каршы көрәш көненә
карата мәктәбебездә чаралар үтте.