МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422726, РТ, Высокогорский район, д. Айбаш, ул. Центральная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-656-07-16 |
E-Mail: | Sayb.Vsg@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Айбашская ООШ" |
Руководитель: | Лотфуллин Надир Вакифович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 215 мест, 32учеников/ 4 воспитанников |
У нас учат: | 12 учителей/ 1 воспитатель |
МБОУ «Айбашская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ» /«Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Айбаш төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Ата-аналар җыелышы 17.01.2020
2019 - 2020 нче уку елының
беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча
мәктәптә ата-аналар җыелышы булды.
-
Юбилярда кунакта 01.01.2020
Укучылар, Абдуллина Г.Х. җитәкчелегендә, авылдашыбыз,
хезмәт ветераны, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган
Зарипов Госман абыйны юбилее белән котладылар.
-
Балалар өчен Чыршы бәйрәме 27.12.2019
27 нче декабрьдә балалар өчен районкүләм "Чыршы бәйрәме"
уздырылды. Айбаш төп мәктәбеннән дә уку алдынгылары
бу чарада күңел ачып, ял итеп кайттылар. Район башлыгы
Р.Г.Кәлимуллинга бәйрәм өчен бик зур рәхмәт!
-
Мәктәптә - Чыршы бәйрәме. 26.12.2019
Балаларның көтеп алган Чыршы бәйрәме җитте.
Укучылар Яңа ел бәйрәменә бик тырышып әзерләнделәр,
шуңа күрә бәйрәм искиткеч күңелле булды. Алда - каникуллар.
Укуда һәм ялда да уңышлар сезгә, кадерле укучылар!
-
Олимпиада - 2019 25.12.2019
Муниципаль олимпиадада - тагын бер җиңүче!
Рус әдәбиятыннан татар мәктәбенең 8 нче сыйныфлары
арасында иң яхшы күрсәткеч - безнең мәктәп укучысында!
Укучыга һәм аны әзерләгән Лотфуллина А.Н.га рәхмәт белдерәбез.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 20.12.2019
Муниципаль олимпиадалар тәмам. Укучыларыбыз
матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ике җиңүчебез (татар теле һәм
әдәбияты), бер призерыбыз (биология) белән горурлана алабыз.
Укучыларга, укытучыларына киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Ачык тәрбия сәгате 17.12.2019
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гайнуллина Л.Н.
"Туган җирем - Татарстан" темасына ачык тәрбия сәгате
уздырды. Укытучы җитәкчелегендә балалар татар халкы
турында күп мәгълүмат алдылар, үзләре дә актив катнаштылар.
-
Туган телләр турында 11.12.2019
Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Низамиева Ә.Н. туган телләрне куллануның торышы
турындагы Халыкара конференциядә катнашты,
татар телен яклап чыгыш ясады.
-
Ел укытучысы 09.12.2019
"Ел укытучысы - 2020" конкурсының финалына үткән
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Ә.Н.
мастер-класс күрсәтте, туган тел укытучылары арасында
2 нче урын алды. Коллегабызны котлыйбыз!
-
Ватан геройлары көне 09.12.2019
9 нчы декабрь - Ватан геройлары көне. Бу көнне мәктәптә
тәрбия сәгатьләрендә герой пионерлар, "Кайнар йөрәкләр"
китабына кертелгән батырлар белән таныштылар.