• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Альдермышская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422711, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Альдермыш, улица Я.Хабибуллина, дом 18.
Телефон: +7(843)-657-94-31
E-Mail: alder-05@mail.ru, Sald.Vsg@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Альдермышская СОШ"
Руководитель: Шакиров Азат Саматович
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 117
У нас учат: 17

Новости школы

Фестиваль «Юный натуралист» / "Юный натуралист" фестивале

Опубликовано: 20.03.2019

Биектау районында урнашкан  сәламәтләндерү- белем бирү комплексы “Байтик” та куптән түгел Татарстанның  төрле тәбәкләреннән килгән  балалар  катнашында  республика күләм “Яшь натуралист” экологик- укыту фестивале уткәрелде.    Бу укучыларны  туган як табигатен тагын да тирәнрәк өйрәнү,  фәнни эшләр белән шөгыльләнү, танылган экологлар белән очрашу, тыюлыкларга экскурсияләргә бару теләге берләштергән иде. Фестивальдән безнең районның  биология укытучылары Сабирова Г.М, Варакина М.И.  Хайруллина А. Ш.  Хидиятуллина Е.Н. читтә калмадылар. Әлдермеш, Алан-Бәксәр, Биектаунын 2 нче, 3 нче мәктәпләреннән  биология , экогология буенча фән олимпиадаларында призер, төрле  экологик чараларда үзләрен актив яктан күрсәткән өчәр укучыга   анда катнашу бәхете елмайды. Татарстан Республикасының экология министрлыгы  теләктәшлеге  нигезендә  оештырылган   үзәкләр-  “Һәрвакыт чиста” төбәкара экологик яшьләр хәрәкәте  һәм өстәмә белем бирү  “Балалар экология һәм биология үзәге”  оешмасы белән берлектә  укучыларга экологик  белем биреп кенә калмадылар, аларга эзләнү эшләре алып барырга-  төрле проектлар якларга, экологик уеннарда катнашырга да  мөмкинлек тудырдылар . Шунысы куанычлы: оештыручыларның  барысы да диярлек  энтузиазм белән янып торучы япь-яшь экологлар,  укуларын  практикада  белән үреп алып баручы  студентлар, димәк бу хәрәтнең  дәвамы өметле- киләчәге  бар дигән сүз

      Өч көн дәвамында барган  фестивальдә укучылар һәм укытучылар эшчәнлеген шуның кадәр оста итеп уйланылган ки,  анда хаттә  буш вакытка, буш сүзләргә, бераз ял итергә дә мөмкинлек юк иде. Ә бит аңа күпме финанс чыгымнары, купме көч- энергия, оештыру сәләте, ныклы белем кирәк.  Экскурсияләр өчен 168 кешегә җитерлек  уңайлы автобуслар,  киң колач  җәеп  тәмледән тәмле  ризыклар белән тукландырып торучы ашханә хезмәткәрләре, безгә куну өчен барлык уңайлыклары булган   бүлмәләр, куркынычсызлыгыбызны тәэмин итеп  торучы сак хезмәткәрләре,  һәр группа саен  укучылары өчен җан атып,  үзләренең энергиясен   кызганмаучы  әйдәманнар,  хәрәкәтнең җитәкчеләре - барсы да безнең өчен  тырышып хезмәт иттеләр, аларның барысына да, шулай ук  безгә катнашырга юнәлеш биргән районыбыз мәгариф бүлегенә дә рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

       Беренче көнне  укучыларны  юнатлар хәрәкәтенең тарихын, гасырлар дәвамында барган юнәлешләрнең үзенчәлекләре һәм флора, фауна турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. “Безнең эшчәнлебез белән кызыксынып монда килгәнсез икән инде, димәк юнатлар  хәрәкәте  сезнең муниципаль белем бирү үзәкләрендә дә актив эш алып бара дигән сүз. Бу хәрәкәт үссен өчен, өлкәннәр ягыннан да кубрәк игътибар бирелсен иде. Әйләнә-тирәгә уңай мөнәсәбәт, аны ничек сакларга кирәклеге турында балаларга аңлату эшләре гаиләдән үк башланырга тиеш. Яшь натуралистлар хәрәкәтең бай тарихка ия булуын буген искәртеп үттек. Бөек Ватан сугышы елларында әлеге хәрәкәт икмәк үстерергә, заводларда эшләргә  ярдәм иткән. Хәрәкәтнең үз геройлары бар. Бүгенге көндә табигатебез ярдәмгә мохтаҗ, сез дә батыр гамәлләр кылып оешманың төп булышчылары булыгыз!”-  диде чыгышында   “һәрвакыт чиста”  оешмасы җитәкчесе Сидикова Дилярә Нургаян кызы.

         Кышкы аяз көн язгы тамчылары, җылы кояшы  белән  балаларны урамга  чакырды. Укучылар командаларга буленделәр дә саф һавада  “Күңелле стартлар”бәйгесенә йөгерделәр. Алар бер-берсе  өчен  җан  атып уеннарда катнашкан арада  танышырга,  холыкларын белергә дә өлгерделәр. Чираттагы эшләрне алып бару өчен шунда  ин активлардан командирлар да  билгеләнде.  Монда без- педагоглар белән һәрвакыт  балалардан аерым эш алып бардык, безнең белән  киңәшмә уздырдылар, хәрәкәт эшчәнлеге буенча фикер алышу , анкеталар, тренинглар оештырдылар.

      Фестивальнең ачылу тантанысын балалар дулкынланып көтеп алды. Һәр группага  төрле юнәлешләр буенча эш бүлеп бирелде. Ә кичен инде интрактив мәйданчыкта  уеннар башланып китте. Сәгать телләре кичке 9 ны күрсәтсә дә, әле эш бетмәгән иде: Экологик  темага фильм карадылыр, шуның буенча фикер алышу  вакытында укучылыр экологик проблемаларны чишү юлларын эзләделәр.

    Беренче көн тәмам, иртәгесен тагын да тыгыз, маҗараларга бай көн көтә иде.Укучылар һәм укытучыларны өч командага бүлеп  зоология, ботаника, экология буенча өч төрле юнәлешкә -экскурсияләргә алып киттеләр. Болай эшләү бик отышлы булды дип саныйм. Чөнки  экскурсиядән соң  балалар  бер-берсе белән экологик лабораториядәге һәм  музейлардагы экспонатларга,  ботаника бакчаларындагы үсемлекләрнең  төрелегенә  гаҗәпләнеп, сокланып фотолар, хис-кичерешләр белән уртаклаштылар. Укучылар  бу сәяхәттә проект эше өчен материал тупладылар. Белемнәрен баету төшке аштан соң  да дәвам итте әле: төрле юнәлешләр буенча -усемлекчелек, терлекчелек, экология министрлыгыннан вәкилләр килде. Биологик фән өлкәсендә уңышка ирешкән галимнәр тарафыннан да куп фактлар әйтелде. Командалар бу файдалы һәм фәнни  материалларны тупладылар, фикер алыштылар да, брейн-рингка җыелдылар. Уеннан соң, иҗади бәйрәм башланып китте. Балалар табигатьне яратуларын шигырьләр, җырлар, биюләр аша күрсәттеләр.

       Өченче көнне укучылар  йомгак ясап, барлык көчләрне туплап практик эшләрен якларга хәзерләнделәр.  Нинди генә хайван яки усемлек турында күп белгәнлекләрен  сөйләмәсеннәр, барысының максаты бер иде: ул төрне саклау юллары,  ысуллары, биологик методлар куллану. 10 команда да  иҗади яктан да, фәнни яктан да үзләрен  лаеклы күрсәтергә тырышты. Хөкемдарлар аларга сораулар биргәндә дә югалып калмадылар. Димәк фестивальнең үз алдына куелган бурычлары үтәлгән, максатларына ирешкәннәр дигән сүз. Җиңүчеләргә, активистларга мактау кәгазьләре, катнашучыларның барысына да сертификатлар өләшенде, укучыларга истәлекле бүләкләр - хәрәкәтнең атрибутларын тапшырдылар.  Төрле районнардан килгән, кыска вакыт эчендә  дуслашырга өлгергән укучыларның күзләрендә яшь бөртекләре куренде, беркемнең дә дуслардан аерыласы килми. Ябылу тантанасы билгеләнгән вакыттан бераз озаграк сузылды, беркемнең дә тараласы килми иде, шулвакыт,  яшь натуралистларның гимны башланып китте. Укучылар киләчәктә дә, үз районнарына кайткач,  бу хәрәкәтнең эшен дәвам итергә, табигатебезне сакларга әзер булырга, сүз биреп өйләренә таралыштылар.



К списку новостей