• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

Бөтенроссия энергияне эффектив куллану буенча дәрес

Опубликовано: 18.11.2015

Бүген, 18 ноябрь көнне  Шәтке урта мәктәбендә энергияне эффектив куллану буенча  8-11 сыйныфларда класс сәгатьләре  булып үтте.

Әлеге дәрес өйләрдә төрле энергия чыганакларыннан ничек дөрес файдалану һәм экономия ясау буенча белем һәм күнекмәләр формалаштыру максатыннан чыгып үткәрелде.

Дәрес барышында укучылар алдына кайда, ничек энергияне экономияләргә дигән сорау куелды.

Укучылар башта йортта нинди электр приборлары файдаланылуын санап чыктылар һәм аларда энергияне саклау  буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

Электр энергиясен экономияләүне үзеңнең гадәтләреңнән башларга кирәк. Яктыртылу  табигый һәм ясалма була.  Табигый яктылык керүне яхшыртып энергия куллануны киметеп була. Моның өчен тәрәзәләрне чиста тотарга кирәк, тәрәзә төпләрендә гөлләр яктылыкны томаларлык күп булмаска тиеш, тәрәзә каршындагы бакчада биек агачлар үстермәскә, стеналарга якты обойлар ябыштырырга яисә ачык төсләргә буярга киңәш ителә.

Кичен караңгыда ясалма  яктыртудан башка булмый. Кичен энергияне яктырту приборларын дөрес урнаштыру юлы белән экономияләп була: гомуми яктырткычларны бүлмәдә түшәм уртасына ук урнаштырырга, аерым урыннарны гына яктыртасы булганда  60-100Вт көчәнешле лампалар куярга, бүлмәдә кеше булмаганда андагы лампочкаларны сүндереп торырга, гади лампочкаларны энергия саклаучылары белән алыштырырга.

Ахырда укучыларга суыткыч, кер юу машинасы, телевизор, компьютер кебек приборларда энергияне экономияләү буенча бирем бирелде.

Шулай итеп дәрес барышында укучылар энергияне экономияләү юлларын ачыкладылар.



К списку новостей