Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-605-37-19 |
| E-Mail: | sskd.tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Ибушев Александр Алексеевич |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 52 |
| У нас учат: | 19 |
Школьные новости
“Соңгы кыңгырау”
Опубликовано: 24.05.2025Бүген Шәтке урта мәктәбендә, “Соңгы кыңгырау” тантанасы узды. Соңгы кыңгырау – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч, моңсу һәм шул ук вакытта шатлыклы да бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки мәктәп еллары артта кала, ә алда – яңа юллар, яңа мөмкинлекләр.
Быел безнең мәктәптә 11 сыйныфны 4 укучы тәмамлый. Шулай ук 9 нчы һәм 4 нче сыйныфлар да 4әр укучы. Әлеге чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап, мәктәп директоры, беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр, килгән кунаклар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук беренче сыйныф укучылары да абый-апаларына изге теләкләре язылган "Балачак навигаторы" очкычларын тапшырдылар.
Хөрмэтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез кайда гына булсагыз да, ныклы белем биргән остазларыгызны онытмагыз. Тормышта югалып калмыйча, туры юлны табып, максатларыгызга барып житегез. Ак юллар сезгә, укучылар!
К списку новостей









