Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-605-37-19 |
| E-Mail: | sskd.tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Ибушев Александр Алексеевич |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 52 |
| У нас учат: | 19 |
Школьные новости
“Авылымның Бөек җиңүгә керткән өлеше”
Опубликовано: 10.04.202510 апрель көнне мәктәбебездә Җиңүнең 80 еллыгын каршылап, “Авылымның Бөек җиңүгә керткән өлеше”,- дип исемләнгән чара үтте. Чарада сугышка киткән бабаларыбыз, колхозны үз җилкәсендә тарткан хатын–кызлар, яшүсмерләрнең батырлыклары, ятимлек, ачлык газапларын кичергән сугыш чоры балалары хакында укучылар чыгыш ясады.
Безнең Шәтке авылыннан Бөек Ватан сугышына 189 кеше киткән. Бары тик 81 кеше генә сугыш тәмамлангач, төрле елларда җиңүчеләр булып, туган якларына әйләнеп кайтканнар. Ә 108 кеше һәлак булган. Шулар арасыннан 80 е хәбәрсез югалган. Укучылар сугышта хәбәрсез югалган Җәләев Г.Җ., Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Ибраев Г.И., инвалид булып кайтып та авылның киләчәген яктыртучы Нигъмәтҗанов Ф.Н., сугыштан кайтып 40 ел “Большевик” колхозын җитәкләүче Җәләлов К.Җ., авылдан чыгып китеп 7 елдан соң туган якларына әйләнеп кайткан Хусаинов С.Х. хакында бик горурланып сөйләделәр.
10 апреля в школе прошло мероприятие “Dклад моего села в Великую Победу”, посвященное 80 - летию Победы. На мероприятии выступили учащиеся, рассказывающие о наших дедах, ушедших на войну, о женщинах, тянувших за собой колхоз, о подвигах подростков, о детях войны. На Великую Отечественную войну из нашего села Шадки ушли 189 человек. Только 81 человек по окончании войны вернулись на Родину. Погибло 108 человек. Из них 80 пропали без вести. Учащиеся с гордостью рассказали о подвигах своих родных, о дедах и прадедах, которые сражались за Победу!
К списку новостей









