Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-605-37-19 |
E-Mail: | chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Ибушев Александр Алексеевич |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 54 |
У нас учат: | 18 |
Школьные новости
Әниләр көне белән! С Днем Матери!
Опубликовано: 23.11.2024Әниләр көне – Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә.Бу көнне барлык әбиләрне һәм әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде.
Әниләр көне кайчан бәйрәм көн итеп билгеләнгән соң? Моның тарихы болай: 1998 елның 30 гыйнварында Россия президенты Борис Ельцин «Әниләр көне хакындагы» указга кул куя. Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора. Бу көнне барлык урыннарда да бәйрәм чаралары үткәрелә. Безнең Шәтке урта мәктәбендә дә бүген башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләрен котлап, аларга бәйрәм ясадылар. Укучыларның һәрберсе әниләре турында матур сүзләр сөйләп, аларга изге теләкләрен житкерделәр, матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр; әниләре белән бергәләп, кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында узды. Анда балалар әниләре әзерләп килгән тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар. Менә шулай итеп, Әниләр бәйрәме бик күңелле үтте һәм әниләргә дә бик ошады. Алар, балаларының осталыкларына сокланып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Әлеге бәйрәмне әзерләгән һәм оештырган башлангыч сыйныф укытучылары Музафарова С.Ю., Рахимова Л.Н., Шайхутдинова Р.В. ларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
«День матери» - отмечается в России в последнее воскресенье ноября. В этот день стало доброй традицией поздравлять всех бабушек и мам. Целью является воспитание, уважения к женщине, напоминание о том, какое большое значение имеет мать в жизни людей, повышение уровня материнства. В этот день во всех местах проводятся праздничные мероприятия. И в нашей Шадкинской средней школе сегодня ученики начальных классов поздравили своих матерей и устроили им праздник. Каждая из учениц говорила о своих мамах добрые слова, дарила им красивые песни, зажигательные танцы; вместе с мамами они играли в веселые игры. Вторая часть праздника проходила за столом. Там детей угощали сладкими угощениями, приготовленными их мамами. Таким образом, праздник прошел очень весело. Все с удовольствием отдыхали, восхищаясь мастерством своих детей.
К списку новостей