• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

“Мәктәптә һәм ВУЗда туган якны өйрәнүдә эзләнү-тикшеренү эшләрен оештыру”

Опубликовано: 14.12.2013

2013 елның 13 декабрендә Теләче районы Шәтке урта мәктәбе базасында  КФУның географик һәм экологик белем бирү бүлеге, Казан шәһәре Идел буе районының 18 гимназиясе белән берлектә “Мәктәптә һәм ВУЗда туган якны өйрәнүдә эзләнү-тикшеренү эшләрен оештыру” дигән темага регионара фәнни-гамәли конференция  булып үтте.

Конференциядә КФУның  географик һәм экологик белем бирү бүлеге кафедрасы җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы, профессор Гайсин Илгизәр Тимергалиевич, географик һәм экологик белем бирү бүлеге кафедрасы доценты , педагогика фәннәре кандидаты Самигуллина Галина Савельевна,  географик һәм экологик белем бирү бүлеге доценты, география фәннәре кандидаты Биктимеров Нияз Миннәхмәтович һәм республикабыз районнарыннан укытучылар катнашты.

Конференциянең беренче өлешендә 10 сыйныфта инглиз теленнән (укытучы Гафурова Г.И.), 8 сыйныфта информатикадан (укытучы  Музафаров И.Г, 2 сыйныфта табигать белеменнән(укытучы Хусаинова М.Г.) ачык дәресләр күрсәттеләр.

Дәресләрдән соң, килгән кунакларны ял иттерү максатыннан, укучылар чыгышы булды.Ул татар һәм инглиз телләрендә алып барылды.

Шуннан соң конференциянең пленар өлеше башланды. Анда КФУ вәкилләре, килгән кунаклар һәм мәктәп укытучылары чыгыш ясадылар. Шәтке урта мәктәбендә туган якны өйрәнү  һәм экологик тәрбия бирүнең барышы белән таныштырып, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Г.Габдуллина чыгыш ясады.

Пленар өлештән соң эш түбәндәге  секцияләргә бүленеп дәвам итте:  

“Мәктәптә туган якны өйрәнү һәм экологик эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештыру”;

“ВУЗда туган якны өйрәнү һәм экологик эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештыру”;

”Табигать  фәннәре дисциплинасының экологик культура тәрбияләүдәге роле”;

“Гуманитар һәм социаль фәннәрнең укучы яшьләрдә экологик культура тәрбияләүдә әһәмияте”.

 



К списку новостей