• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

Сабантуй-2024

Опубликовано: 13.06.2024

Халыкның бай иҗаты белән сугарылган Сабантуй яшәү дәртен, җитезлек һәм чаялыкны, осталыкны һәм уен-көлкене бергә туплаган җанга ямь бирә торган бәйрәм. Борынгыдан калган милли көрәш, төрле йолалар һәм үзенчәлекле уеннарны үз эченә алып, ул милли гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә, шулар аша халкыбызны берләштерүгә, кардәшлек элемтәләрен ныгытуга хезмәт итә. Быелгы Сабантуенда Теләче районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйф улы да катнашты. Мәктәбебез укучылары да әлеге бәйрәмнән читтә калмады. Укучылар ел дәвамында спорт ярышларында актив булдылар. Бу уку елында Мәктәп волейбол лигасының Республика турында икенче урынга чыгулары - зур хезмәт нәтиҗәсе. Нәҗип Нәкыйф улы әлеге волейбол командасын һәм тренерларны (Габделхаев Рәшит Хаҗинур улы һәм Заляева Гөлфия Мөхәммәтвасыйл кызы) бүләкләп үтте, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
Уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәптә иң яхшы спортчы егет һәм кыз билгеләнде. Алар 11нче сыйныф укучысы - Мухаметханов Альмир һәм 8нче сыйныф укучысы Абдуллина Әдилә. Алар да район башлыгы тарафыннан бүләкләнде.
Сабантуйның 18 яшькә кадәрге яшьләр арасында җиңүче булып 9нчы сыйныф укучысы Галиев Илгиз, ә абсолют батыр булып - Саттаров Әмир калды. Саттаров Әмир - 12 июньдә Сауш авылында узган Сабантуйның да баш батыры. Узган уку елында ул мәктәпнең Иң яхшы спортчысы исменә лаек булган иде. Әмирнең уңышлары белән дә горурланабыз.



К списку новостей