• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

Атналык вакыйгалар

Опубликовано: 18.02.2024

Атна дәвамында үткәрелгән чараларны, конкурсларны яңадан бер барлап китик әле. Дүшәмбе көн һәр атнадагыча дәүләт флагларын күтәреп, мөһим сөйләшүләрдән башланып китте. Мөһим сөйләшүләр вакытында без күп кенә галимнәрнең беренче ачышлары турында белдек.  
Сишәмбе көнне Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан, бу сугышта катнашкан абыйларыбыз Гәлләмов Мулланур Миннехан улы һәм Гимадиев Фәннис Гаттаулла улы белән очрашу үткәрдек. Укучыларыбыз аларга үзләренең әзерләгән сорауларын бирделәр, ә алар, шул вакытта булган хәлләрне искә төшереп, сорауларга тулы җавап кайтардылар. Аларның сөйләүләрен тыңлагач, безнең күңелгә бары тик бер генә уй килде: илләребез тыныч булсын иде, бу махсус хәрби операция тизрәк бетеп, анда катнашучы ир-егетләребез исән-сау, өйләренә әйләнеп катсалар иде! Чарабыз җыр, биюләргә үрелеп барды. Бәйрәм килгән кунакларга, залда утыручыларга бик ошады. 
Пәнҗешәнбе көнне 9 сыйныф укучылар өчен мөһим көн иде, ул көнне алар төп дәүләт имтиханнарына керү өчен рус теленнән әңгәмә-сөйләшү үттеләр. Шул ук көнне алдынгылар хәрәкәте укучылары "Китапны ачып" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе үткәрделәр. Алар мәктәп китапханәсендә үзләренең күңелләренә хуш килгән китапны укып, аның геройларын тасвирладылар. Шулай ук әле алар, Татарстан Республикасының “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге советы рәисе Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы белән очрашуга барып кайттылар. Аңа булган сорауларын биреп, алдынгылар хәрәкәтенен киләчәге турында, алда нинди эшләр эшләнәсен сөйләштеләр.  
15 февраль көнне бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 118 ел булды. Шул уңайдан 5-7 сыйныфлар белән татар теле һәм әдәбият укытучылары Рәзифә Хәкимзяновна, Рәмзия Сәйфетдиновна мәктәп китапханәсендә әдәби сәгать үткәрделәр. Анда укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен тикшереп, аның шигырьләреннән өзекләр сөйләделәр, үзләренә яңа белемнәр тупладылар.
Җомга көнне “Юнармия” отядында торучы укучыларыбыз Теләче районы “Киләчәк” яшьләр үзәгендә тантаналы рәвештә үткәрелгән иҗтимагый балалар-яшүсмерләр хәрби – патриотик хәрәкәте “Юнармия” сафларына кабул ителделәр. Аларга таныклыклар һәм значоклар бирделәр. 
Шимбә көнебез дә бушка үтмәде. Бу көнне 1 укучыбыз - Габделхаков Камил Питрәч районында үткәрелүче көрәш ярышына китте. Аңа уңышлар телибез. Җиңүләр яулап кайтсын!
Әле бүген авылыбыз мәдәният йортында бик зур “Моңнар агыла туган якта”дип исемләнгән фестиваль була. Анда безнең мәктәп укучылары да катнаша. Сез дә килегез безне карарга. Көтеп калабыз!
Менә шундый күңелле вакыйгалар белән без бу атнаны йомгаклыйбыз. Безнең яңалыкларны тулырак, түбәндәге сылтама аша кереп, мәктәпнең телеграмм һәм ВКонтакте аккаунтларында күрә аласыз. 
Тиздән, карлы, буранлы - салкын кышның соңгы атнасына аяк басабыз. Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп, март ае да килеп җитәр. Инде сизгәнсездер: кояш җетерәк карый башлады, ныграк җылыта. Ләкин, кояш җылыта дип, юкарак киенергә иртә әле, салкын тидерә күрмәгез, сәламәтлегегезне саклагыз. Исән-сау булыгыз, авыртмагыз, дәресләргә әзерләнеп йөрегез.
Чисталыкка килгәндә, барлык класслар да чиста булды.
 



К списку новостей