• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

Традициягә кергән волейбол ярышлары

Опубликовано: 03.04.2023

Шәтке урта мәктәбенең районыбызда билгеле бер  урыны бар. Укучы  балалар саны буенча да әле ул бик артта түгел. Димәк, әле мәктәп гөрли дигән сүз. Чынлап та, безнең мәктәбебездә ел саен бик күп чаралар үткәрелеп тора. Алар арасында инде традициягә кереп киткәннәре дә бар. Мәсәлән, һәр елны Шәтке мәктәбе Республикакүләм экологик конференция үткәрә. (Узган ел әле ул Россиякүләм төс алган иде.) Бер елны республикабызның төрле мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр  үзара тәҗрибә уртаклашса, икенче елны укучылар көч сынаша. Менә быел да каникулга кадәр шундый зур чара булып узган иде.

     Инде яллар итеп, яңа көчләр туплап килгәннән соң, Шәтке мәктәбе үзенә кабаттан кунаклар кабул итте. Бу юлы волейбол сөюче кызларыбыз республиканың төрле районнарыннан безгә ярышка  килделәр. Югарыда әйтеп үткәнчә, традициягә кергән чараларның тагын берсе булып, мәктәбебездә озак еллар физик культура һәм тормыш иминлеге дәресләре алып барган Мингалиев Гыйлемҗан Габделбәр улы истәлегенә үткәрелүче волейбол ярышларын да атарга мөмкин булыр иде.

     2 нче апрель - якшәмбе көнне мәктәбебез иртәнге 9 дан кичке 11 гә кадәр шау-гөр килеп торды. Ярышта барлыгы 9 команда катнашты: Шәтке мәктәбе укучыларыннан 1 команда, ә студент кызлардан 2 нче команда;  Теләчедән; Саба районыннан 3 команда – Бигәнәй, Тимершык, Югары Симет; Әтнә районыннан 2 команда; Яшел үзәннән  Норлат командасы  килгән иде. Кызлар барысы да бик зур әзерлекләр белән килгәннәр. Шуңа күрә дә уеннар бик киеренке төстә барды. Озакка сузылган уеннарның нәтиҗәсен беләсе килү теләге, уеннарны тамаша кылырга килгән җанатарларның өйләренә  кайтырга кирәклеген дә, ә ял көне китүче студент яшьләрнең шәһәргә китәселәрен дә оныттырды.  Кыскасы, Шәтке мәктәбенең спорт залы умарта күче кебек гөжләде дә, гөжләде. Ниһаять, сонгы нәтиҗә дә билгеле булды: 1 урынга Яшел үзән районының Норлат командасы лаек булды. 2 урынны Саба районының Бигәнәй командасы яулады. Ә мәйдан хуҗаларына 3 урын  булды. (Шәткенең студент кызлары). Кызганычка каршы, укучы кызларыбыз  4 урынга калды. Алар моңа бик борчылдылар инде. Әйе, башка вакытта алдынгы урыннан төшмәгән кызларыбызга бу бик авыр булды. Ләкин аның сәбәпләре дә юк түгел инде. Быел мәктәбебездә спорт залына зур капиталь ремонт булу сәбәпле, яңа елга кадәр укучыларыбыз волейбол белән бөтенләй шөгыльләнә алмады. Ә бу, үз чиратында, уеннар барышында үзен бик нык сиздерде. Менә шулай итеп, кубокны башка районга биреп җибәрергә туры килде. Бу җиңелү кызларыбызга алдагы ярышларда тагын да үҗәтләнебрәк уйнарга этәргеч булыр инде.

      Әлеге бәйрәмне ачу тантанасында районнан да җитәкчеләребез катнашты. Мәсәлән, Теләче районы  социаль мәсьәләләр буенча район башлыгы урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, Теләче районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ибраһимов Зөлфәт Зөфәр улы. Шулай ук мәктәбебезнең волейбол, хоккей командаларын киемнәр һәм ярышлар өчен акчалата ярдәме белән тәэмин итеп торучы “Агролак” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Гыйләҗетдинов Фәрит Фарук улы, Шәтке җирле үзидарә рәисе Кадыйров Фәрит Габдуллаҗан улы, мәктәбебез директоры Ибушев Александр Алексеевич, әлеге чараның төп сәбәпчесе булган Гыйлемҗан абыйның улы  - Мингалиев Фаяз гаиләсе дә   катнашып, бүгенге уенчыларга үз сүзләрен җиткерделәр. Фаяз Мингалиев әтиләрен шулай онытмыйча, аның истәләгенә ел саен үтә торган шушындый зур чараның дәвамлы булуын теләп, җитәкчеләргә  һәм район спорт мәктәбенең волейбол тренеры Габделхаев Рәшиткә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Уен ахырында җиңүче командаларга үзенең бүләкләрен дә тапшырырга онытмады. Без дә, үз чиратыбызда, шушындый матур, мавыктыргыч уен күрсәткәннәре өчен катнашучы кызларыбызга һәм шушы уеннарны оештыруда үзләренең өлешләре кергән кешеләргә, мәктәп дирекциясенә, матди ярдәм күрсәткән авылыбыз җитәкчеләренә  зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләсе елга да кабат шундый уеннарда күрешергә язсын иде дигән теләктә калабыз.



К списку новостей