• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

Дежур тавышы

Опубликовано: 15.10.2022

Без, ягъни 5сыйныф укучылары, 10 нчы октябрьдан алып 15 нче октябрьга кадәр дежур тордык. Без дежур торганда укучыларның кибеткә кереп йөрүләрен, кечкенәләрнең залдан йөгереп үтүләрен санамаганда тәртипсезлекләр булмады да кебек, ә шулай да иртән соңга калулар күзәтелде. Бигрәк тә иртәнге гимнастикага соңга калучы укучыларыбыз бар.  
Мәктәптә булган вакыйгаларга килгәндә: 
Бу атнада да Россиякүләм фән олимпиадаларының, шулай ук Сириус белем бирү үзәгенең Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этаплары дәвам итте. Олимпиадалар аеруча сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга алга таба үз сәләтләрен үстерергә ярдәм итү һәм фәнни эшчәнлеккә кызыксынуларын арттыру өчен оештырыла. Урта классларда әйләнә-тирә дөнья, тарих, рус теле, математика фәннәре буенча ВПР, бөтендөнья тикшерү эшләре үткәрелде. 
 “Мөһим сөйләшүләр” дәрестән тыш дәресләр циклы дәвам итә. 
Дүшәмбе көнне һәр класста да укучылар белән “Әтиләр көне” темасына әңгәмә узды. Әңгәмә барышында әтиләргә хөрмәт, әтиләрнең гаиләдә тоткан роле, гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар, әдәби әсәрләрдән мисаллар китерделәр. 
Илебез президенты В.В.Путин үз Указы белән рәсми бәйрәм – Әтиләр көнен раслады. Ул октябрьның һәр өченче якшәмбесендә  билгеләп үтелә.  Быел, 2022 елда, бу бәйрәм 16 нчы октябрьга туры килә. Иртәгә әтиләребезне тәбрикләргә онытмыйк.  
Сишәмбе көнне мәктәптә үсеп килүче буында патриотлык һәм интернационализм хисе тәрбияләү максатыннан “Тынычлык күгәрчене” Бөтендөнья акциясе үткәрелде.
13 нче октябрь көнне волейболчы кызларыбыз Зәй шәһәренә 2008 нче елда туган укучылар һәм аннан яшьрәкләр арасында үткәрелүче волейбол ярышларына киттеләр. Аларга зур уңышлар телибез. 

Шулай ук мәктәптә «Стартапларда ясалма интеллект» темасына чираттагы «Сан дәресе» узды.  Дәрестә укучылар ясалма интеллектның төрле юнәлешләре, аларны куллану һәм технологияләр үсешен ача торган Эшкуарлык өлкәсендәге мөмкинлекләр белән таныштылар. 
 Чисталык буенча барлык класслар да чиста булды.



К списку новостей