• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

Атна яңалыклары

Опубликовано: 19.03.2022

   14 нче март – дүшәмбе көнне район күләмендә “Татар егете” конкурсы булып үтте. Бу конкурста безнең сыйныфташыбыз Мөхәмәтханов Альмир катнашып , “Зирәк егет” номинациясенә ия булды. Шушы җиңүе белән котлыйбыз аны.

     16 нчы март көнне, 4,5,6,7 сыйныфлар өчен рус теле һәм математикадан Бөтенроссия тикшерү эшләре булып үтте. Шул ук көнне 9, 11 сыйныф укучылары Теләче мәктәбендә рус теленнән, ә 18 нче март көнне математикадан имтихан биреп карадылар. Укучыларга уңышлар теләп, нәтиҗәләрнең яхшы булуын көтеп калабыз.

   17 нче мартта, мәктәп укучылары өчен “Математика һәр кеше өчен” дигән девиз астында “Кенгуру” халыкара конкурс-уены булып үтте. Конкурсның төп максаты – балаларны математик мәсьәләләр чишүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, һәр укучыга мәсьәләне уйлап карарга, җанлы, мавыктыргыч һәм хәтта күңелле эш булырга мөмкин икәнлекне күрсәтү булып тора.

   Бүген безнең мәктәпнең ике укучысы Саттаров Әмир белән Галиев Илгизләр “Су асты көймәсе диңгезчесе” көненә багышланган көрәшкә киттеләр. Аларга уңышлар теләп калабыз.

   Шулай ук тиздән безнең мәктәбебездә зур конференция булып узасы бар. Моңа әзерлек эшләре башланды инде: башлангыч сыйныфлар, укытучы апалары белән күргәзмәлекләр эшлиләр. Югары класс укучылары сыерчык оялары ясыйлар. Ә укытучыларыбыз исә фәнни проект төзергә әзерләнәләр.

  3 нче чирек тәмамланырга да күп калмады. Алда контроль эшләр.  Әйдәгез, укучылар, барлык көчне укуга биреп, дәресләргә әзерләнеп йөреп, 3 нче чирекне уңышлы тәмамларга әзерләник!



К списку новостей