• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

Атналык вакыйгалар

Опубликовано: 07.02.2022

31нче гыйнвардан - 2нче февральга кадәр, 8нче сыйныф укучысы Ганиева Айзилә, туган тел әдәбиятыннан, 1нче февральдан - 4нче февральга кадәр, 9нчы сыйныф укучысы Зайнутдинова Алинә, экология фәннәреннән республика күләм олимпиадаларда катнашып, яхшы гына чыгыш ясап кайттылар, аларга алга таба да уңышлар телибез.

1нче февральдан - 3нче февральга кадәр, 3нче сыйныфтан алып - 11 нче сыйныф укучылары инглиз теленнән диктант яздылар.

5 февраль, сәламәтлек көне буларак игълан ителде. Сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.

Кичә, ягъни, 6нчы февраль көнне, авылыбызда "АгроЛак кубогы" өчен хоккей ярышы булып үтте. Әлеге кискен ярышта, безнең егетләребез 3нче урынны яуладылар. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, шәхси җинүләрне дә билгеләделәр. Гимадиев Булат - "Иң яхшы һөжүмче", Зайнутдинов Айтуган - "Иң яхшы капкачы", Габделхаев Илһам - "Иң яшь уенчы" исемнәренә лаек булдылар. Аларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.



К списку новостей