• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-605-37-19
E-Mail: chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ
Руководитель: Ибушев Александр Алексеевич
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 58
У нас учат: 19

Школьные новости

Атналык нәтиҗәләр / Итоги недели

Опубликовано: 04.12.2021

Бу атна вакыйгаларга бай булды. 
Узган атнаның шимбәсендә , безнең малайларыбыз, районда узган көрәш ярышында уңышлы гына катнашып кайттылар. Анда Сонгатов Алмаз һәм Шамсутдинов Гәдел - 3 урынны яуладылар. 
28 ноябрь көнне, Арча районы Яңа Кенәр авылында, 2006 һәм аннан да кечерәк елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Анда район җыелма командасы 2 урынга лаек булды. 
1 декабрь көнне, "Батыр" спорткомплексында "Билгесез солдат көне" уңаеннан «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең спартакиадасы узды. Спартакиадада катнашучылар пневматик мылтыктан атуда, автомат сүтеп-җыюда, йөгерүдә, гер күтәрүдә, турникта тартылуда, гранат атуда һәм канат тартуда көч сынаштылар. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә: автомат сүтеп җыюда - Габдуллина Айзидә 1 урын; йөгерүдә - Хафизов Айназ  1 урын, Зайнутдинова Алинә 2 урын; гер күтәрүдә - Хафизов Айназ 1 урын; турникта тартылуда - Хафизов Айназ 1 урын; гранат атуда - Саттаров Әмир 1 урын, Габдуллина Айзидә 3 урын; канат тартуда команда белән 2 урынга лаек булдылар. Киеренке һәм мавыктыргыч ярышта, ике балга гына калышып, безнең укучыларыбыз 2 урынны яуладылар. Котлыйбыз аларны һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз. 
Шулай ук 1 декабрь көнне, 11 сыйныф укучылары "Итоговое сочинение" яздылар. 
Менә бу елның соңгы, ә кышның беренче ае - декабрь дә башланды. Халыкта "Декабрь елны тәмамлый, кышны башлый", дигән әйтем бар. Кышларыгыз җылы һәм могҗизаларга бай булсын. Юлларда сак йөрегез, сәламәтлегегезне саклагыз!
Чисталыкка килгәндә: барлык сыйныф бүлмәләре дә чиста булды.



К списку новостей