Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-605-37-19 |
E-Mail: | chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Ибушев Александр Алексеевич |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 58 |
У нас учат: | 19 |
Школьные новости
Волейбол
Опубликовано: 24.09.201822 сентябрь – шимбә көнне Шәтке урта мәктәбендә волейбол ярышлары булды. Бу көнне мәктәптә, иртәдән алып кичкә кадәр, волейбол сөюче балалар һәм өлкәннәр күңелле, мавыктыргыч уеннарның шаһите булдылар.
2004-2005 елгы кызлар арасында район беренчелегенә үткәрелгән ачык турнир «АгроЛак» ачык акционерлык җәмгыятенең призына үткәрелде. Шунлыктан, аның директоры Гыйлаҗетдинов Фәрит Фарук улы ярышта катнашасы укучыларга уңышлар теләп, уеннарны ачып җибәрде. Шулай ук Теләче спорт мәктәбе директоры Гиниятуллин Динар Сәет улы да үз чыгышында Шәтке авылының спортны яратуы, һәр төрдән дә алдынгы булуларын искәртеп үтте. Моның өчен уңай шартлар тудыруда һәрдаим булышып торучы җитәкчеләргә: мәктәп директоры А.А.Ибушевка, хуҗалык җитәкчесе Ф.Ф.Гыйлаҗетдиновка һәм шушы уеннарны оештырып йөрүдә янып-көеп йөрүче тренер Р.Х.Габделхаевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул хуҗалык җитәкчесенең уеннарны оештыруда, шулай ук командага киемнәр алып бирүдә, хәтта ярышларга бару өчен ягулык белән дә ярдәм итеп торуына басым ясады. Мондый җитәкчеләр булганга, сөенергә генә кирәклеген әйтеп узды.
Әлеге турнирга барлыгы 7 команда килгән иде: Шәтке, Яңа Кенәр (Арча), Кукмара, Югары Мәтәскә, Арча – 2, Теләче, Арча -1.
Ярышның нәтиҗәләренә килсәк, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1-Шәтке, 2-Яңа Кенәр (Арча), 3- Кукмара, 4 – Югары Мәтәскә, 5 – Арча – 2 , 6- Теләче, 7 – Арча – 1.
К списку новостей