Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Шадкинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422096, с. Шадки, ул. Школьная, д. 4 |
Телефон: | +7(843)-605-37-19 |
E-Mail: | chatki@mail.ru; sskd.tul@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ - Шадкинская СОШ Тюлячинского района РТ |
Руководитель: | Ибушев Александр Алексеевич |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 58 |
У нас учат: | 19 |
Школьные новости
Чыгарылыш кичәсе/ Выпускной вечер
Опубликовано: 25.06.2016Быел мәктәпне алты кыз тәмамлады. Алар барысы да яхшы укучылар, мәктәп тормышында, сәнгатьтә бик актив укучылар. Мәктәп һәм район күләмендәге чаралар барысы да алар катнашында үтте. Район һәм республика олимпиадаларында катнашып килделәр. Айсылу Музафарова 2013-2014 уку елында география буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика турында җиңүгә иреште. Алар - оста биючеләр. Әлеге кызлардан торган "Өмет" бию коллективы төрле конкурсларда җиңү яулады. Алар - нәфис сүз осталары. Фәйрүзә Кадыйрова нәфис сүз буенча район сәхнәсеннән төшмәде, республика конкурсларында призлы урыннар алып килде. Алар - яхшы спортчылар. Быел ике укучы - Алинә Галиева һәм Айсылу Музафаровалар ГТО нормаларын үтәү буенча алтын дәрәҗәсен алдылар. Менә шуңа да әлеге кызларның өчесе - Айсылу Музафарова, Алисә Галиева, Алинә Галиеваларның мәктәпне медаль белән тәмамлаулары гаҗәп түгел. Безнең мәктәп коллективы, аларның әти-әниләре әлеге кызлар белән чын күңелдән горурлана. Бүгенге кичәгә алар кунакка әти-әниләрен, укытучыларны чакырдылар. Аларга яхшы белем һәм тәрбия биргәннәре өчен үзләренең рәхмәтләрен күңелле җыр-биюләре, шигырьләре аша җиткерделәр. Укытучылар һәм әти-әниләр үз чиратларында кызларга киләчәк тормышларында уңышлар, бәхет теләделәр.
К списку новостей