• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3
Телефон: +7(843)-602-12-66
E-Mail: S.Tul@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тюлячинская СОШ"
Руководитель: Назклычев Салават Сатлыкович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 794
У нас учат: 75

НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024, 2024-2025 учебный год

14 февраль - Каюм Насыйриның туган көне

Опубликовано: 14.02.2025

14 февраль көнне татар мәгърифәтчесе, галим, педагог һәм язучы, дистәләрчә дәреслек, әдәби китап һәм фәнни хезмәтләр авторы Каюм Насыйриның туган көне. Аның быел тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аның турында сөйләнде. Ул элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә дөньяга килә. К.Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә нигез сала. Татар лексикологиясе буенча – русча-татарча «Лөгать китабы» сүзлеге (1892), татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари» (1–2 т., 1895–96); фонетика һәм грамматика буенча «Кавагыйд китабет, ягъни тасниф вә имлә кагыйдәләрен бәян кыйлучы бер яңа фәндер» (1892), «Әнмүзәҗ. Лисаныбызның сарыф вә нәху кагыйдәләре бәянында» (1895) хезмәтләрен яза. Кеше акылына, фәнгә, этика, тел мәсьәләләренә, фольклор, әдәбият, музыкага һәм башкаларга багышланып, 40 бүлектән торган, асылда беренче татар энциклопедиясе «Фәвакиһелҗөләса фил-әдәбият» (1884) фундаменталь хезмәте татар тарихында зур яңалык була. К.Насыйриның фәнни хезмәтләренең күбесе татар халкы тарихын, Россия һәм гомумхалык тарихын өйрәнүгә багышлана.



К списку новостей