Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3 |
Телефон: | +7(843)-602-12-66 |
E-Mail: | tuliachi_school@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тюлячинская СОШ" |
Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 784 |
У нас учат: | 71 |
НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024, 2024-2025 учебный год
21 февраля- День Родного языка. 21 февраль - Туган тел көне!
Опубликовано: 21.02.202421 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оеша. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Бәйрәм уңаеннан Теләче урта мәктәбендә дә төрде чаралар үтте. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге бәйрәм турында камилрәк аңлатып, төрле уен-ярышлар үтте. 2-3 сыйныф укучылары өчен татар халык уеннары оештырылды. Уен соңында укучылар татар халык биюләре биеде. Ә 10нчы сыйныф укучылары “Киләчәк” яшьләр үзәгендә әдәби-музкаль кичәгә барды. Биредә безнең мәктәбебез укучылары катнашында искитчкеч кичә оештырылган иде.
В честь праздника для учеников 2 и 3 классов были организованы татарские народные игры и беседы про родной язык, в конце ребята танцевали всеми любимые татарские танцы. А ученики 10 классов посетили литературно-музыкальный вечер, который состоялся в МЦ «Киләчәк»
К списку новостей