• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3
Телефон: +7(843)-602-12-66
E-Mail: tuliachi_school@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тюлячинская СОШ"
Руководитель: Сунгатуллин Марат Мухаррамович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 750
У нас учат: 70

НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024 учебный год

Ләйләдән - осталык дәресе!

Опубликовано: 13.12.2023

Бүген Теләче урта мәктәбендә, укучы кызлар өчен бик зур мастер-класс үтте. Осталык дәресен райондашыбыз, Алан авылы кызы Ләйлә Кашапова үткәрде. Ләйлә күптән түгел Истамбул шәһәрендә пешекчеләр ярышында үткән хәләл күргәзмәдә алтын медаль яулап кайткан иде. “Татар ашлары дөньяда иң тәмлесе! Халыкара җюри да моны таный! Котлыйбыз!” – дип язып чыккан иде Республика башлыгы Рөстәм Минниханов та үз социаль челтәр битендә. Бүген Ләйлә Кашапова укучыларга “капкейк” ягъни татарча әйткәндә кекслар пешерергә өйрәтте. “Капкейк” лары да гади түгел. Ә чияле эчлек һәм творог- сырлы крем белән. Барлыгы әлеге татлы ризыкны әзерләргә ике сәгатьләп вакыт китте. Камырын ясаудан алып, пичкә тыгып пешеп чыкканчы, бизәү өлешләрен дә бәйнә-бәйнә аңлатты Ләйлә. Укучылар да зур кызыксыну белән тыңлап, карап бардылар. Мастер-класска район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов та килеп, бәя биреп китте.

Мондый осталык дәресләре бик кирәк. Аеруча Ләйлә кебек талантлы, оста куллы пешекчеләр булганда. Яшь буын эшләп, барысын да белеп үсәргә тиеш. Өйрәнгәннәре үзләре өчен. Ләйлә бик зур рәхмәт сезгә, алга таба эшләрегездә зур уңышлар, - дип район башлыгы Ләйләгә рәхмәт хаты белән чәчәк бәйләме тапшырды.

Мастер – класс соңында укучылар үзләре пешергән “капкейклар” белән күмәк фотога төште. Мондый өйрәнү дәресләре киләчәктә дә  үтер дип планлаштырыла.



К списку новостей