• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3
Телефон: +7(843)-602-12-66
E-Mail: tuliachi_school@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тюлячинская СОШ"
Руководитель: Сунгатуллин Марат Мухаррамович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 750
У нас учат: 70

НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024 учебный год

Республикакүләм семинар үтте.

Опубликовано: 15.03.2023

Бүген Теләче урта мәктәбендә күрше Саба һәм Балтач районнарының мәктәп директорлары, Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле кунаклар катнашында республикакүләм семинар үтте. Тәҗрибә уртаклашу форматында үткән семинарда Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улы, аның урынбасарлары, укытучылар катнашында төрле осталык дәресләре, чыгышлар күрсәтелде. “Мәктәп белән нәтиҗәле идарә итү кораллары” темасы астында үткән семинар-киңәшмәгә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге башлыгы Атагунов Владислав Илгизәр улы, Казан авиация институтының өстәмә белем бирү җитәкчесе Тюрин Андрей Викторович килде. Алар Теләче урта мәктәбе укытучылары күрсәткән осталык дәресләрендә катнашып үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.

Семинарны Теләче мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна ачып җибәрде.

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Сезне  районыбызның төп мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә без бик күп педагогларны укытабыз, квалификацияләрен үстерү өстендә эшлибез. Теләче урта мәктәбе базасында үтүче бүгенге тәҗрибә уртаклашу да шуның бер проекты булып тора. Киләчәктә әлегедәй очрашулар даими рәвештә үтер дип ышанып калам, - диде ул.

Бүгенге семинар киңәшмәгә килгән мәктәп директорлары үзләрен төрле өлкәдә сынап карады. Алар укытучылар күрсәткән осталык дәресләрендә актив катнашып, үзләре дә проблеманы чишү юлларын эзләде. Алай гына да түгел көн кадагында булган, мәктәп тормышында килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итү юллары өстендә эшләде. Җылы, дустанә мөнәсәбәттә үткән тәҗрибә уртаклашу Казан шәһәреннән килгән кунакларның йомгаклау сүзе белән тәмамланды. Алар семинарда катнашкан һәр мәктәп директорына рәхмәт сүзләре җиткерде, тәҗрибә уртаклашуларның дәвамлы булуын теләде.



К списку новостей