• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3
Телефон: +7(843)-602-12-66
E-Mail: tuliachi_school@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тюлячинская СОШ"
Руководитель: Сунгатуллин Марат Мухаррамович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 750
У нас учат: 70

НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024 учебный год

Фатих Хөснинең тууына 115 ел...

Опубликовано: 20.02.2023

20 февраль көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу һәм якташ язучыбыз Фатих Хөснинең тууына 115 ел булуга багышланган, “Мәктәп театры- уңышка юл” проекты кысаларында, "Фатих Хөсни иҗатын барлап...” V районкүләм интеллектуаль - иҗади бәйге уздырды. Бәйрәм тантанасында Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., район мәгариф бүлеге методисты Сахабиева Г.М., “Фатих Хөсни” музее җитәкчесе Хуҗиахметова З.Г., районыбыз мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылары катнашты.

 "Фатих Хөсни иҗатын барлап...” V районкүләм интеллектуаль - иҗади бәйге ике этапта үтте. Беренче этапта районыбызның мәктәп командалары үзләренең визитка видеоязмалары белән катнаштылар. Икенче этапка эшләре иң яхшы дип саналган 5 мәктәп командасы чакырылды, алар Фатих Хөсни иҗаты буенча интеллектуаль- иҗади бәйгедә үзара көч сынаштылар. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачуга һәм якташ язучыбыз Фатих Хөснинең тууына 115 ел булуга багышланган әлеге чара, укучыларыбызның дәртле биюләре, моңлы җырлары, Фатих Хөсни әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзекләр, күңелгә үтеп керә торган шигъри әсәрләр белән үрелеп барды.

 "Фатих Хөсни иҗатын барлап...” V районкүләм интеллектуаль -иҗади бәйге тантанасында районыбыз мәктәпләреннән барлыгы 50 укучы һәм укытучы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча, бәйгедә катнашкан 5 урта гомуми белем бирү мәктәбе командаларына (25 укучы) истәлекле Грамоталар тапшырылды. Әлеге конкурста Теләче урта мәктәбе укучылары да катнашты һәм икенче урынга лаек булды! “Фатих Хөсни оныклары” исемле команданы һәм аларны әзерләгән укытучылары Гарипова Ризәлә Гаптерәүф кызын, Асадуллина Зөлфия Наил кызын ихластан котлыйбыз!

 



К списку новостей