Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3 |
Телефон: | +7(843)-602-12-66 |
E-Mail: | tuliachi_school@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тюлячинская СОШ" |
Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 784 |
У нас учат: | 71 |
НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024, 2024-2025 учебный год
6 уенда призер, 2 уенда җиңүчеләр!
Опубликовано: 28.01.2023Бүген, 28 нче гыйнвар көнне Казань шәһәренең 179 нчы мәктәбендә Татарстан Республикасында "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының мини-футбол уеннары буенча, 2011-2012 нче елгы кызлар һәм егетләр командалары арасында финалга сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Теләче урта мәктәбе командасы да катнашты. Көне буена барган кызу ярыш нәтиҗәләренә килсәк: егетләр командасы 2 урын ; кызлар командасы шулай ук 2 урынга лаек булды! Котлыйбыз! Ярышларга укучыларны ныклы әзерлек белән алып барган физик тәрбия укытучылары Хакимов Рафиль Рефат улына, Салахиев Булат Ринат улына бик зур рәхмәт! Республика дәрәҗәсендәге ярышлар да катнашуны оештырган өчен Теләче урта мәктәбе, аерым алганда директор Хафизов Айнур Фирдәвес улына, Татарстан футбол федерациясе берлегенең Теләчедәге вәкиле Яхин Рәис Рәшит улына рәхмәтебезне белдерәбез! Шуны да әйтеп үтергә кирэк 8 яшь аралыгында үткән мини футбол ярышларында Теләче урта мәктәбе 6 уенда призёр, һәм 2 уенда жиңүче булып танылды. Шәһәр мәктәпләре арасында катнашу шулай ук иң зур жиңү булып тора. Җиңүче командаларны ихластан котлыйбыз! Киләчәктә дә унышлар телибез!
К списку новостей