• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3
Телефон: +7(843)-602-12-66
E-Mail: tuliachi_school@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тюлячинская СОШ"
Руководитель: Сунгатуллин Марат Мухаррамович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 750
У нас учат: 70

НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024 учебный год

Изгелек кылда - суга сал!

Опубликовано: 12.12.2022

Декабрь аеның беренче ункөнлеге мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы буларак билгеләп үтелә. Дөрес, бу аралык кысаларында гына түгел, без аларга һәрдаим игътибар күрсәтергә, мәнфәгатьләрен кайгыртып торырга тиеш. Шулайда декада барышында без алар турында күбрәк мәгълүмат алабыз, проблемаларын тирәннән өйрәнәбез, хәлдән килгәнчә булышабыз. Бүген, Теләче урта мәктәбендә дә, декада кысаларында, биредә белем алучы укучылар, мөмкинлекләре чикле балалар өчен зур бәйрәм чарасы үтте. Инде матур традициягә әйләнгән бәйрәм быел тагын да зуррак колач алып, спонсорлар, Теләче урта мәктәбе укытучылары ярдәме белән узды. Теләче урта мәктәбе мөмкинлекләре чикле балалар белем алсын өчен, бөтен шартларны тудырып белем бирә. Өйдә торып укучы балалар саны 19. Аларның һәркайсына Теләче урта мәктәбе укытучылары өйләренә барып белем бирә, укыта. Бәйрәмгә әлеге сабыйларның килүе ямь өстенә ямь өстәде.

Хәерле көн, безнең укучыларыбыз, әти-әниләр, килгән кунаклар! Без сезне Теләче урта мәктәбе бинасында күрүебезгә бик шатбыз. Азга гына булса да тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп,  бүгенге бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачып, без оештырган конкурс-уеннарда актив катнашуыгызны сорыйм, - дип бәйрәмне тантаналы рәвештә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларга белем бирү буенча директор урынбасары Венера Габдулла кызы Мифтахова ачып җибәрде.

Район мәгариф бүлегеннән килгән методистлар Миләүшә Госман кызы Вахитова, Ландыш Марат кызы Фатыхова, район балалар иҗат үзәге методистлары Эльза Зариф кызы Ибрагимова “Төсле дөнья” (“Разноцветный мир”) районкүләм рәсемнәр конкурсында катнашып җиңү яулаган балаларны сәхнә түренә чакырып, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Алда әйтеп үткәнебезчә, бәйрәм чарасы, спонсорлар ярдәме белән узды. Аеруча Теләчедәге шәхси эшмәкәр Наил Зөфәр улы Мифтаховка һәм Альмира Илгиз кызы Бәдретдиновага олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Шулай ук Теләче урта мәктәбе укытучылары да бәйрәмгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Бәйрәмгә чакырылган махсус кунак- аниматор сабыйлар күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Ул оештырган конкурсларда укучылар бик теләп катнашты. Төрле җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнде. Киләсе елларда да сабыйлар күңелен шулай күрергә язсын! Кеше күңелендәге михарбанлылык, шәфкатьлелек, бездән ярдәм өмет итүчеләргә, күпме матурлык өләшә ала бит! Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр ди. Шушы кыска гына аралыкта, әйдәгез изгелек эшләүне бергәләп башкарыйк!



К списку новостей