• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3
Телефон: +7(843)-602-12-66
E-Mail: tuliachi_school@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тюлячинская СОШ"
Руководитель: Сунгатуллин Марат Мухаррамович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 750
У нас учат: 70

НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024 учебный год

"Татарча диктант" яздык! Написали диктант на татарском языке!

Опубликовано: 26.11.2022

Ел саен “Татарча диктант” акциясен уздыру матур гадәткә әйләнде. Илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез татарча диктант яза. “Татарча диктант” белем тикшерү чарасы 2014-2020 елларда Татарстан Республикасы” дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысалырында узыдырыла башлады. Акциянең максаты булып  - татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктауцион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Быел акция өч көн рәттән, 25,26,27 ноябрь көннәрендә үтә.  Теләче урта мәктәбендә  “Татарча диктант" акциясе бүген 26 ноябрь көнне үтте. Биредә район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов җитәкчелегендә, районыбыз оешма-предприятие җитәкчеләре, район башлыгының урынбасарлары, диктант язучы райондашларыбыз, укучылар, укытучылар катнашты. Быел әлеге илкүләм чара 6 тапкыр үтте. Мәктәпкә килгән кунакларны милли киемнәрдән укучылар татар телендә шигырьләр сөйләп каршы алды. Ә “Туган тел” җырын, барлык  акциядә катнашучылар, укучылар белән бергәләп җырлады. Диктантны менә инде дүртенче ел рәттән, Россия Федерациясенең почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Хаҗипова Гөлнур Габбас кызы яздырды. Диктантны яздыра башлаганчы Гөлнур Габбас кызы, барлык язу кагыйдәләре белән таныштырып, авыр сүзләргә аерым аңлатма биреп үтте.

Быелгы диктантка текст итеп Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” әсәреннән өзек алынган. 195 сүз. Диктантны җиңел дип әйтмәс идем, борынгы, инде сөйләм теленнән төшеп калган сүзләр бар. Әмма дә ләкин, аларны искә төшереп китү артык булмас. Барыгызга да диктант язуда уңышлар, - диде ул.

Диктантка “икеле” билгесе куелмый, бары тик “өчле, дүртле, бишле” билгеләре генә. Ә үз билгеңне “Татарча диктант” сайтына кереп 28 ноябрьдан соң белергә була.



К списку новостей