• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3
Телефон: +7(843)-602-12-66
E-Mail: tuliachi_school@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тюлячинская СОШ"
Руководитель: Сунгатуллин Марат Мухаррамович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 750
У нас учат: 70

НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024 учебный год

Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда иң элек без нишләргә тиеш?

Опубликовано: 31.10.2022

Гадәттән тыш хәлләр килеп туганда, иң беренче чиратта, тиз арада бу хакта халыкка белдерү зарур. Моның өчен районда махсус хезмәт булдырылган, хәбәрне әлеге хезмәт тарата. Бу эш районда җайланган, махсус штат, эш схемасы булдырылган. Беренче сигнал “Внимание всем!” дип килә. Өйрәнүләр, күнегүләр вакытында тикшерү (проверка) дип әйтелә. Чакыру өч тапкыр кабатланырга мөмкин. Әлеге сигнал барлык элемтә чаралары аша (телефон, радио, телевидение һәм башка элемтә чаралары) җиткерелә.

Сигналны ишетүгә, иң беренче чиратта, радио яки телевизорны ачып, анда әйтелгән эш-гамәлләрне үтәргә кирәк: - радио, телевидение аша алынган мәгълүматны күршеләргә җиткерергә; - тәртип һәм тынычлыкны сакларга; - радио, телевидение аша алынган мәгълүмат нигезендә хәрәкәт итәргә. - “Внимание всем!” сигналыннан соң дошманның һава һөҗүме, химик, радиоктив матдәләр белән агулавы һәм су басу катастрофасы кебек башка сигналлар да булырга мөмкин. Ө й д ә б у л г а н о ч р а к т а кичекмәстән электр энергиясен, газ, су һәм җылыткыч приборларны өзү шарт. Гражданнар оборонасының саклану корылмасына киткәндә, үзегез белән шәхси документларны, саклану чараларын һәм су, ризык запасы алуыгыз сорала. Тәрәзәләрне, форточкаларны, вентиляция җайланмаларын һәм ишекләрне тыгыз итеп ябарга кирәк. Ихтыяҗ булган очракта, балаларга һәм өлкән буын кешеләренә ярдәм итү зарур. Гражданнар саклану корылмасыннан комендант рөхсәте белән чыга ала.

 Һәр авылда диярлек зур яки уртача зурлыктагы бина (мәктәп, клуб, административ биналар һәм башкалар) бар. Һәркайсының подвал өлеше, проект нигезендә яшеренү (укрытие) максатыннан эшләнгән. Аларның саны һәм сыйдырышлыгы район халкының барысына да җитәрлек. Хәзер әлеге саклану урыннарын кулланыр өчен җыештыру, чистарту, вентиляция җайланмалары булдыру кебек эшләрне башлап җибәрергә кирәк. Бу эшләр якын көннәрдә башкарылыр дип ышанам. Хәзер ул объектларны барлау эше (инвентаризация) бара. Мондый объектлары булмаган авыллар да бар. Бу очракта алар саклану корылмасы итеп шәхси йорт подвалларын, базларны файдалана ала. Озак еллар дәвамында районда Гражданнар оборанасы буенча даими эш алып барыла. Һәм ул илдәге вәзгыятькә дә бәйле түгел. Безгә бернинди дә куркыныч янамый. Әмма без барыбыз да әйтелгән таләпләрне белергә һәм үтәргә тиешбез, - диде Илхам Гарипов.



К списку новостей