Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3 |
Телефон: | +7(843)-602-12-66 |
E-Mail: | tuliachi_school@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тюлячинская СОШ" |
Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 784 |
У нас учат: | 71 |
НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024, 2024-2025 учебный год
Прошла "Неделя психологии". "Психология атналыгы" үтте.
Опубликовано: 22.10.2022Бу атна Теләче урта мәктәбендә "Психология атналыгы" булып узды. Психолог - педагог Габдрахманова Зөлфия Зөфәр кызы төрле сыйныф укучылары белән мавыктыргыч чаралар үткәрде. "Бүген мәктәпкә нинди кәеф белән килдең?» акциясе укучылар да, укытучылар өчен дә бик кызыклы булды. Атна дәвамында, иртә һәм кич, барлык балаларга да, өлкәннәргә дә төсле түгәрәкләр ярдәмендә, мәктәпкә нинди кәеф белән килүләрен, нинди кәеф белән китүләрен бәяләргә кирәк иде. Чәршәмбе көнне 5 сыйныфта «Дуслык салаваты» психологик класс сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатенең максатлары: балаларның дуслык турындагы белемнәрен киңәйтү; үз карашларын аргументлаштыру сәләтен үстерү; укучыларның әхлакый сыйфатларын формалаштыру: дуслык, дуслыкны саклап калу, коллективта аралашу; игелеклелек, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү. 6-8 сыйныфларда төркем берләшү тренингы үткәрелде, 9-11 сыйныфларда «Мин шундый» тренингы үзды. Психология атналыгы әнә шулай бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
Фоторепортаж:
Неделя психологии