• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Тюлячинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3
Телефон: +7(843)-602-12-66
E-Mail: tuliachi_school@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Тюлячинская СОШ"
Руководитель: Назклычев Салават Сатлыкович
Год основания учреждения: 1938
У нас учатся: 750
У нас учат: 70

НОВОСТИ 2022-2023, 2023-2024 учебный год

Бәйрәм белән хөрмәтле өлкәннәребез!

Опубликовано: 01.10.2022

Хөрмәтле өлкән буын укытучыларыбыз!

Бүген 1 октябрь Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне генә түгел, һәр көнне сез олы хөрмәткә лаек затлар! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез.
Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, сыйлы ризыкларыгыз бәрәкәтле, җаннарыгыз тыныч, сау-сәламәт булсын. Авыр сугыш елларын горур кичеп, хезмәтне яратып, бүген дә тормыштан тәм табып, яшим дип яшисез. Безгә тыныч, матур тормыш бүләк иткән, авырлыкларда чыныккан иңнәрегез, сабыр җаныгыз бүген дә ил язмышына битараф түгел. Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Киләчәктә дә алтын киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде. Һәркайсыгызның гомер көзе җылы, дәвамлы килсен.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген – өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килгән мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә,
Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.



К списку новостей