Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, 422080, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Школьная, д.3 |
Телефон: | +7(843)-602-12-66 |
E-Mail: | tuliachi_school@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тюлячинская СОШ" |
Руководитель: | Назклычев Салават Сатлыкович |
Год основания учреждения: | 1938 |
У нас учатся: | 784 |
У нас учат: | 71 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Тюлячинская средняя общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Муса Җәлил туган көн! 15.02.2024
Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул — ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
Бүген Теләче урта мәктәбе укучылары да шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен аудиоязмадан тыңлады. Әдәби сәгатьнең икенче өлешендә студентлар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чарага бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Безнең аны онытырга хакыбыз юк!
-
Прошел "Парламентский урок". "Парламент дәресе" үтте. 15.02.2024
Бүген Теләче урта мәктәбендә “Парламент дәресе” үтте. “Киләчәкне сайлыйбыз!” темасы белән үтүче дәресне Татарстан Дәүләт Советы Депутаты Камил Гайнетдин улы Садриев алып барды. 10-11 нче сыйныфлар белән үткән «Киләчәкне сайлыйбыз! " дигән Парламент дәресе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланды. Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Быел ул инде уналтынчы тапкыр уза. Теләче урта мәктәбе укучылары да бик көтеп ала әлеге дәресне. “Алда безнең ил өчен мөһим вакыйга, президент сайлаулары үтәчәк. Яшь буынга бу турында тулырак аңлату, үз хокукларын искәртү даими рәвештә кирәк”, - диде Камил Гайнетдинович.
Сегодня в Тюлячинской средней школе прошел “Парламентский урок” "Выбираем будущее!” с докладом выступил депутат Государственного Совета Республики Татарстан Камиль Гайнутдинович Садриев. С 10 по 11 класс прошел семинар «Выбираем будущее!” парламентский урок был посвящен разъяснению основ избирательной системы Российской Федерации и Республики Татарстан. Парламентский урок - совместный проект Государственного Совета Республики Татарстан, Министерства образования и науки Республики Татарстан и Института развития образования - успешно реализуется с 2009 года. В этом году он проходит уже в шестнадцатый раз. Ученики Тюлячинской средней школы с нетерпением ждут этого урока. "Впереди важное для нашей страны событие, президентские выборы. Подрастающему поколению постоянно необходимо более детально разъяснять это, напоминать о своих правах”, - сказал Камиль Гайнутдинович.
-
"Ел укытучысы" бәйгесе үтте. Прошел конкурс "Учитель года". 10.02.2024
Бүген Арча шәһәрендә Татарстан Республикасында "Россиянең Ел укытучысы - 2024 " Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры үтте. Биредә Теләче урта мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Салахиева Адилә Дамир кызы катнашты. Адилә Дамировнаны котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! Конкурс нәтижәләре бераз соңрак билгеле була.
Сегодня в Арске прошел зональный тур регионального этапа Всероссийского конкурса "Учитель года России-2024" в Республике Татарстан. В конкурсе приняла участие учитель начальных классов Тюлячинской средней школы Салахиева Адиля Дамировна. Поздравляем Адилю Дамировну! Желаем дальнейших успехов! Результаты конкурса станут известны чуть позже.
-
"Лучший учитель татарского языка и литературы"."Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы". 09.02.2024
9 февраль көнне Теләче урта мәктәбендә Бөтенроссия "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсының, төбәк этабының зона туры бәйгесе үтте. Бәйгедә Арча, Кукмара, Теләче, Әтнә, Биектау, Балтач районнарыннан конкурсантлар катнашты. Алар дәрес һәм мастер - класс күрсәтеп, жюри алдында чыгыш ясады. Теләче районы данын Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Фадеева Гүзәл Хәмзә кызы яклады. Укытучыларның эшенә бәяне: Халиков Илгиз Илдар улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе; Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К. Насыйри исемендәге премия лауреаты; Хисмәтова Лилия Котдус кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге мөдире бирде. Конкурс нәтиҗәләре март ае башында билгеле булачак.
9 февраля в Тюлячинской средней школе прошел зональный тур Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы", региональный этап. В конкурсе приняли участие конкурсанты из Арского, Кукморского, Тюлячинского, Атнинского, Высокогорского, Балтасинского районов. Они показали урок и мастер - класс, выступили перед жюри. Честь Тюлячинского района защищала Фадеева Гузель Хамзовна из Большенырсинской средней общеобразовательной школы. Оценку работы учителей оценивали Халиков Ильгиз Ильдарович - начальник Управления национального образования Министерства образования и науки Республики Татарстан; Шамсутдинова Расима Равилевна - народный учитель Республики Татарстан, заведующая кафедрой татарского языка и литературы Института развития образования Республики Татарстан, кандидат филологических наук, доцент, заслуженный учитель Республики Татарстан, лауреат премии имени К. Насыри; Хисматова Лилия Кутдусовна - заведующая отделом подготовки научно-педагогических кадров Института развития образования Республики Татарстан. Итоги конкурса станут известны в начале марта.
-
Очрашулар булсын дәвамлы! Пусть встречи будут продолжительными! 03.02.2024
В нашей школе с давних пор стало традицией проведение вечера встречи с выпускниками. А проводится это мероприятие в первую субботу февраля. И сегодня, 3 февраля в стенах нашей школы встретились выпускники разных лет! Среди них были и те, кто окончил Тюлячинскую школу 40 и 50 лет назад. Для всех сегодня вновь прозвенел школьный звонок. Вновь вернулись в детство! Ведущие и организаторы вечера - это актив школьного ученического самоуправления. Они совместно с педагогом - организатором Кочергиной З. Б. Составили программу вечера «Квест». По 7 станциям с разными заданиями на школьную тематику. Всё выпускники показали свои знания, на позитивной ноте преодолели все станции. Мы благодарны вам за то, что не забываете свою родную школу и учителей! Помните! Здесь вас любят, помнят и ждут!
Безнең мәктәптә күптәннән чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу кичәсен үткәрү традициягә әверелде. Ә бу чара февральнең беренче шимбәсендә үткәрелә. Бүген, 3 февральдә, безнең мәктәп стеналарында төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары очрашты! Алар арасында 40 һәм 50 ел элек Теләче мәктәбен тәмамлаучылар да бар иде. Бүген мәктәптәге кыңгырау һәркем өчен кабат яңгырады. Балачакка кайттык! Кичәнең алып баручылары һәм оештыручылары - мәктәп укучыларының үзидарә активы. Алар педагог - оештыручы Кочергина Зөлфия Бариевна белән берлектә «Квест» кичәсе программасын төзеде. Мәктәп тематикасына төрле биремнәр белән 7 станция буенча үтте. Барлык чыгарылыш укучылары да үз белемнәрен күрсәттеләр, барлык станцияләрне каршылыкларсыз уздылар. Туган мәктәбегезне һәм укытучыларыгызны онытмаганыгыз өчен рәхмәтлебез! Исегездә тотыгыз! Монда сезне яраталар, хәтерлиләр, көтәләр!
-
Математика атналыгы кысаларында. В рамках недели математики. 03.02.2024
Теләче урта мәктәбендә бу атна "Математика, физика, информатика атналыгы" буларак үтте. Фәннәр патшасы булган Математика фәне буенча төрледән-төрле конкурс, ярышлар үткәрде укытучылар. Бүген Математика укытучысы Гөлназ Рәфкать кызы Галимханова "Великолепная семерка" исемле , жиденче сыйныфлар арасында конкурс-ярыш үткәрде. Укучылар төрле логик биремнәргә жаваплар табып, үз - ара көч сынашты.
В Тюлячинской средней школе эта неделя прошла как "Неделя математики, физики, информатики". Учителя проводили различные конкурсы и соревнования по математике - царицей науки. Сегодня учитель математики Галимханова Гульназ Рафкатовна провела конкурс-соревнование среди семиклассников "Великолепная семерка". Учащиеся находили ответы на различные логические задания и соревновались между собой.
-
"Ангелы в белых халатах" 03.02.2024
3 февраля 2023 г. на базе ГАУЗ «ЦРБ Тюлячинского МР РТ» прошел ежегодный профориентационный фестиваль медицины «Ангелы в белых халатах». Обучающихся 8-11 классов, которые хотят связать свою дальнейшую учёбу с медициной, посетили данное мероприятие.
-
Математика атналыгы кысаларында. В рамках недели математики. 30.01.2024
30 января провели мероприятие по математике для 5-х классов в рамках Недели математики. Ученики соревновались в нескольких раундах: вопрос-ответ, ребусы, решаем вместе, разминка и задачи на внимательность. По итогам мероприятия классы заняли следующие места: 5-в класс 1 место, 5-а класс 2 место, 5-б класс 3 место. Ученики были награждены грамотами и сладкими призами. Поздравляем всех участников!
30 гыйнварда математика атналыгы кысаларында 5 нче сыйныфлар өчен математика буенча чара уздырылды. Укучылар берничә раундта ярыштылар: сорау-җавап, ребуслар, бергә хәл итәбез, разминка һәм игътибарлылык мәсьәләләре. Чара нәтиҗәләре буенча сыйныфлар түбәндәге урыннарны алды: 5 в сыйныфы 1 урын, 5 а сыйныфы 2 урын, 5 б сыйныфы 3 урын. Укучылар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре! Результаты олимпиады по татарской литературе. 30.01.2024
Бүген Казан шәһәрендә рус телендә белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен татар әдәбиятыннан Республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Олимпиадада Теләче урта мәктәбе укучылары да катнашып призлы урынга ия булды. 10 “а” сыйныфы укучысы Зөбәйдә Фәләхиева һәм 11 “б” сыйныфы укучысы Эльмира Ибраһимова призер булдылар! Укучыларны олимпиадага Гүзәлия Рафик кызы Сәлмәнова, һәм Зөлфия Наил кызы Асадуллина әзерләде. Ихластан котлыйбыз!
Сегодня в Казани прошел заключительный этап республиканской олимпиады школьников по татарской литературе для учащихся образовательных учреждений на русском языке, изучающих татарский язык как родной. В олимпиаде приняли участие и учащиеся Тюлячинской средней школы, занявшие призовые места. Ученица 10 “А” класса Зубайда Фаляхиева и ученица 11 "Б" класса Эльмира Ибрагимова стали призерами! К олимпиаде школьников готовили Сальманова Гузалия Рафиковна и Асадуллина Зульфия Наилевна. Поздравляем!
-
Татар теленнән олимпиада призерлары! Призеры олимпиады по татарскому языку. 30.01.2024
Республикада фән олимпиадалары дәвам итә. Теләче урта мәктәбе укучылары да уңышлары белән куандыра. Узган атнада рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар теленнән олимпиада үтте. 10 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә һәм 7 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә призер булдылар. Укучыларны олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алсу Мәгъсүм кызы Гыйльфанова, Гүзәлия Рафик кызы Сальманова, Зөлфия Наил кызы Асадуллина әзерләде. Ихлас күңелдән котлыйбыз!
В республике продолжаются научные олимпиады. Радуют успехами и учащиеся Тюлячинской средней школы. На прошлой неделе для татарских детей, обучающихся в русской школе, прошла олимпиада по татарскому языку. Ученица 10 класса Фаляхиева Зубайда и ученица 7 класса Фаляхиева Сагида стали призерами. К олимпиаде школьников подготовили учителя татарского языка и литературы Гильфанова Алсу Магсумовна, Сальманова Гузалия Рафиковна, Асадуллина Зульфия Наилевна. От всей души поздравляем!