Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 16 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
"Туган ягым - яшел бишек" төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе. 25.04.2014

25 нче апрельдә Олы Мәтәскә уртамәктәбендә "Туган ягым - яшел бишек" төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе үткәрелде. Конференциядә безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары катнашты. Тарих укытучысы Гарифуллина Г.Г. беренче дәрәҗә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделвалиева М.Г. өченче дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
-
Мәктәп янын җыештыру. 23.04.2014 23 апрель көнне мәктәптә укучылар һәм барлык мәктәп хезмәткәрләре катнашында средник үтте. Мәктәп территориясе, спорт мәйданчыгы, обелиск яны чүпләрдән чистартылды, тырмылынды.

-
Татар теле атналыгы. 22.04.2014

21 апрельдән мәктәбебездә татар теле атналыгы башланып китте. Атналыкның программасы тубәндәгечә:
21 апрель - Викторина сорауларына җавап биру. Тукайга багышлап, яки узең теләгән темага шигырьләр иҗат иту. Туган телгә багышлап чыгарылган стена газеталарын элу. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләргә конкурс.
-
"Кошлар-безнең дусларыбыз". (Балалар бакчасы белән элемтә) 22.04.2014

22 апрель көнне мәктәбебезгә балалар бакчасыннан кунаклар килде. Алар Кошлар көнен үткәрү максатыннан, концерт әзерләп килгәннәр. Башлангыч класс укучылары алдында чыгыш ясадылар.
-
Халыкара урман көне. 17.04.2014

Дөньяның барлык илләрендә Халыкара урман көне билгеләнеп үтелә. Шушы уңайдан, безнең мәктәптә 17 апрель көнне урманнарны саклауга багышланган класс сәгатьләре үтте.
-
Хәрби-патриотик конкурс 11.04.2014

Кичә, ягьни 10 апрель көнне, мәктәпнең "Факел" исемен йөртүче профилактик отряды районда хәрби-патриотик смотр-конкурсында катнашып, 2 нче урынны яулады.
-
Кул көрәше буенча район ярышы. 09.04.2014

8.04., 09.04. көннәрендә Теләче "Батыр" спорткомплексында кул көрәше беренчелегенә ярышлар булып үтте. Бу ярыштан безнең укучыларда читтә калмадылар.
-
"Һәр укучыдан сыерчык оясы" акциясе нәтиҗәләре. 31.03.2014

29 март көнне район күләмендә "Һәр укучыдан сыерчык оясы" акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге акциядә безнең мәктәптән һәр укучы актив катнаштылар.
29 марта в районе были подведены итоги акции "От каждого ученика по скворечнику". В этой акции каждый ученик из нашей школы активно приняли участие.
-
"Ел китапханәчесе - 2014" 28.03.2014

28 март көнне Арча районында "Ел китапханәчесе - 2014" конкурсының зона туры булып узды. Конкурста безнең мәктәп китапханәчесе Габдрахманова Зөлфия Каюмовна да катнашып кайтты.
-
Педагогик киңәшмә 26.03.2014

26 март көнне Сауш урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Математика һәм рус теленнән электив курсларның нәтиҗәлелеге”темасына педагогик киңәшмә булып узды. Әлеге темага доклад белән 9, 11 нче сыйныфларда математика һәм рус теле укытучылары Каюмова Ф.В., Габдрахманова З.К., Борһанова В.А., Шәйдуллина Р.Р. чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәхмәтуллина Н.В. III чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.















