Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 16 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
“ Һәр укучыдан сыерчык оясы” акциясе 21.03.2014

Табигатьне кышкы йокысыннан уятып, тирә-ягыбызны ямьләндереп, кабат яз килде. Җылы якка киткән кошлар, туган җирләрен сагынып, кабат ерак җирләрдән әйләнеп кайттылар. Үзләре белән күңелләребезгә шатлык, куаныч та алып кайттылар, чөнки кошлар тавышын ишетү, табигатьнең җанланганын күрү – үзе зур шатлык.
-
"Сингапур" укулары 19.03.2014

18-19 мартларда Сауш, Олы Мишә, Шәдке урта мәктәбе һәм якын тирәдәге башлангыч мәктәпләр укытучылары катнашында (58 кеше) методик тренинг үткәрелде. Укуларны методист-тренерлар Якупова Р.З., Габдрахманова Г.Н., һәм Кукаркина В.М. үткәрделәр.
-
Учёба руководителей школ. 14.03.2014

В Саушской школе специалистами ИРО был проведен семинар с руководителями школ района по вопросам современствования методической работы. Участники семинара посмотрели урок русского языка в 7 классе (учитель 1 квалификационной категории Саушской средней общеобразовательной школы Шайдуллина Р.Р.)
Сауш урта мәктәбендә ИРО белгечләре методик эшне камилләштерү максатыннан чираттагы укуларны үткәрделәр. 7 сыйныфта рус теленнән үткәрелгән ачык дәресне (1 квалификацион категорияле рус теле укытучысы Шайдуллина Р.Р.) караганнан соң, педагогик фәннәр кандидаты Попова А.А., дәрескә анализ ясау буенча мастер-класс үткәрде.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне 10.03.2014

"Илгә матурлыкны, җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр", - исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.
-
Тимурчылар сафта. 06.03.2014

Мәктәптә сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм йөзеннән укучылар тимурчылык эшен активлаштырды.
-
Хәрби-патриотик айлыкны йомгаклау. 04.03.2014

Хәрби-патриотик айлыкның планы нигезендә үткәрелгән ярышларга нәтиҗәләр чыгарылды, алдынгы укучылар билгеләнде.
-
Көтеп алган "Аҗаган". 03.03.2014

Язның беренче көнендә укучыларның көтеп алган "Аҗаган" ярышы үтте. Хәрби-патриотик айлыкның соңгы көнне, соңгы нәтиҗә ясаучы ярышы иде бу. Ай дәвамында укытучылар тарафыннан оештырылган ярышларда укучылар сынатмаска тырыштылар. Укучылар бик актив булдылар.
-
Бездә биатлон үтте. 28.02.2014

28 нче февраль көнне 7 нче сыйныфлардан алып 11 нче сыйныфлар арасында биатлон ярышы булып үтте. Укучылар чаңгы ярышында, төз атуда үзләрен сынадылар. Һәр команда да җиңүгә омтылды. Катнашучылар, командалары алгы сафка чыксын өчен, бар тырышлыкларын куйды. Нәтиҗәдә кызлар, малайлар арасында да "Кыюлар" командасы җиңү яулады.
-
Ярышлар, ярышлар, ярышлар ... 26.02.2014

24 һәм 25 нче февраль көннәрендә хәрби-патриотик айлык кысаларында "Көчлеләр һәм җитезләр" (егетләр арасында), "Күңелле стартлар (кызлар арасында) ярышлары булып үтте.
-
"Без әтиләр белән көчле" 24.02.2014

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Без әтиләр белән көчле" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кичәгә мәктәптә укучы балаларның әтиләре чакырылган иде. Бәйрәм әтиләргә багышланган концерт номерлары белән башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары әтиләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.















