Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Большая Нагорная, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-602-12-67 |
E-Mail: | Roo.tuliachi@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Отдел образования ТМР" |
Руководитель: | Карпова Наталья Владимировна |
Год основания учреждения: | 1992 |
Новости РОО
Итоги конкурса "Воспитатель года"
Опубликовано: 14.12.202314 нче декабрь көнне Теләченең №1 нче номерлы балалар бакчасында район тәрбиячеләренең ел саен үткәрелә торган “Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль туры булып үтте. Конкурсның муниципаль этабында районның 5 тәрбиячесе чыгыш ясады:
Мөбарәкова Диләрә Мәүлетгали кызы, Һадиева Фидалия Габдуллахат кызы - Теләче № 3 балалар бакчасы тәрбиячеләре, Фәсхетдинова Рафинә Илдус кызы - Теләче №1 балалар бакчасы тәрбиячесе, Зәйнуллина Гөлназ Илгиз кызы - Сауш урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме тәрбиячесе, Зиннәтова Илсөя Наил кызы - Теләче №2 балалар бакчасы тәрбиячесе.
Конкурс ике номинация буенча үткәрелде: “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе".
Комиссия әгъзалары (Карпова Наталья Владимировна, Якупова Резеда Зөфәр кызы, Сәетова Анна Николаевна, Шугаепова Галия Мөхәммәтгалим кызы) конкурсантларның белемнәрен 2 юнәлеш буенча тикшерделәр: "Минем педагогик табышым», "Мастер-класс".
Призлы урыннарны алдылар:
"Ел тәрбиячесе» номинациясендә
1 урын - Зиннәтова Илсөя Наил кызы;
2 урын- Фәсхетдинова Рафинә Илдус кызы;
3 урын- Мөбарәкова Диләрә Мәүлетгали кызы.
“Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе" номинациясендә
1 урын - Зәйнуллина Гөлназ Илгиз кызы;
2 урын - Һадиева Фидалия Габдуллахат кызы.
“Ел тәрбиячесе” конкурсының район туры нәтиҗәләре буенча Теләченең №2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе - Зиннәтова Илсөя Наил кызы; Теләченең №1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе- Фәсхетдинова Рафинә Илдус кызы; Сауш урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме тәрбиячесе Зәйнуллина Гөлназ Илгиз кызы районны яклап республиканың зона турында катнашачак.
К списку новостей