Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Большая Нагорная, д. 42 |
Телефон: | +7(843)-602-12-67 |
E-Mail: | Roo.tuliachi@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Отдел образования ТМР" |
Руководитель: | Карпова Наталья Владимировна |
Год основания учреждения: | 1992 |
Новости РОО
Экологик белем һәм тәрбия
Опубликовано: 10.01.2022Бүгенге көндә экологик проблеманың кискен торуы хакында барыбыз да хәбәрдар. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү әти – әниләрнең дә педагогларның да изге бурычы. Әлеге максатны алга куеп эшләүче Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарыла. Әйтик үткән ел азагында Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы белән берлектә “ Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан сәхнә иҗаты” республикакүләм бәйге игълан ителгән иде. 2021 елның 1 ноябреннән 25 декабернә кадәр барган бәйгегә 55 видео материал кабул ителде. Жюри билгеләп үткәнчә, Балтач, Саба, Теләче, Арча, Кукмара, Әтнә районнарының балалар бакчаларыннан килгән эшләрдә экологик юнәлештә эш югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын күрергә мөмкин. Аларның күбесендә туган як табигате, аңа сакчыл караш тәрбияләү бурычы беренче урынга куелган. Театрлаштырылган куелышларны бәяләү критерийларына килсәк, аларның экологик тематикага туры килүе, конкурста катнашучыларның тамаша кылу һәм артистлык осталыгы, сәхнә культурасы (чыгыш ясау сыйфаты, текстны белү, костюмнар, атрибутикалар булу) исәпкә алынды. Шунысы сөендерде, куелышларның темалары актуаль, кызыклы, куелган критерийларга туры килде. Һәрбер бәйгедә дә иң яхшылары җиңүче дип табыла. Бу очракта да шулай булды. Иң яхшы авыл һәм район балалар бакчалары 1,2,3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, калган катнашучыларның һәркайсы билгеле бер номинациядә иң яхшылары дип табылды. Әлегедәй глобаль проблеманы яктырткан республикакүләм бәйгене оештыручылары буларак без, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы канәгатьлек хисе кичердек һәм киләчәктә бу юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эшләр эшләргә алынырга ниятлибез. Бүген бу проблема бишектәге баладан алып өлкән буын кешесен дә борчырга тиеш, чөнки планетабызның киләчәгенә куркыныч яный. Без Җир анабызны ата-бабаларыбыздан мирас итеп алмадык, без аны киләчәк буыннардан бурычка алып торабыз. Шуңа күрә җиребезне күз карасыдай сакларга кирәк.
Все мы в курсе, что сегодня остро стоит экологическая проблема. В таких условиях большое значение имеет усиление экологического образования и воспитания. Поэтому и родители и педагоги обязаны с самого раннего возраста приучать детей к тому, чтобы знать природу родного края, правильно пользоваться его богатствами и беречь их. В Тюлячинском детском саду № 1 проводится большая работа в этом направлении. Так, в конце прошлого года совместно с отделением Русского географического общества в Республике Татарстан, Северным территориальным управлением Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан и заповедником «Ашит» Государственного комитета Республики Татарстан по биологическим ресурсам был объявлен республиканский экологический конкурс “сценическое творчества среди детей дошкольных образовательных организаций ”. На конкурс, проходивший с 1 ноября по 25 декабря 2021 года, было предоставлено 55 видеоматериалов. В конкурсе активно приняли участие дошкольные образовательные учреждения как Балтасинский, Сабинский, Тюлячинский, Арский, Кукморский, Атнинсие районы. Во многих из них на первое место поставлена задача воспитания бережного отношения к природе родного края. Что касается критериев оценки театрализованных постановок, то учитывалось их соответствие экологической тематике, зрительское и артистическое мастерство участников конкурса, сценическая культура (качество выступления, знание текста, наличие костюмов, атрибутики). Отрадно, что темы постановок были актуальными, интересными, соответствовали поставленным критериям. В каждом конкурсе победителями становятся лучшие из лучших. Так было и в этом случае. Лучшие сельские и районные детские сады были награждены дипломами 1,2,3 степени, а остальные участники был признаны лучшими в определенной номинации.
Как организаторы республиканского конкурса, освещающего глобальную проблему, мы, коллектив Тюлячинского детского сада № 1, испытали чувство удовлетворения и намерены в дальнейшем работать в этом направлении более эффективно. Сегодня эта проблема должна волновать всего человечества, ведь будущее нашей планеты находится под угрозой. Мы не унаследовали Землю от наших предков, мы берем ее в долг у будущих поколений. Поэтому надо беречь землю, как зеницу ока.
К списку новостей